Фумио Кисида
Фумио Кисида (яп. 岸田 文雄, 1957 елның 29 июле, Япония, Токио префектурасы, Сибуя) — Япония дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, 2021 елның 4 ноябреннән
Япония премьер-министры, 2021 елның 29 сентябреннән
Япониянең либераль-демократик фиркасе рәисе[2].
Япония тышкы эшләр министры (2012-2017).
Тәрҗемәи хәле
1957 елның 29 июлендә Токио префектурасының Сибуя махсус районында туа. Әтисе һәм бабасы түбән палата әгъзаләре булган элеккеге сәясәтчеләр, шулай ук элекке премьер-министр Киичи Миядзава ― аның ерак туганы. Башлангыч мәктәпне әтисе эшкә җибәрелгән Нью-Йоркта, 1982 елда Васэда университетын тәмамлый.
Long-Term Credit Bank of Japanда эшләгәннән соң, Вәкилләр палатасы әгъзасенең секретаре була. Фумио Кисида беренче тапкыр Вәкилләр палатасына 1993 елның июлендә сайлана.
Фумио Кисида Ясуо Фукуда кабинетында Окинава һәм Төньяк территорияләр (Курил утраулары), фәнни һәм технологик сәясәт, тормыш сыйфаты һәм дәүләт-хокук реформасы буенча дәүләт министры вазифасында эшли.
Фумио Кисида Либераль-демократик фиркадән Вәкилләр палатасы депутаты булып тора.
2012 елның 26 декабрендә премьер-министр Синдзо Абэ кабинетында тышкы эшләр министры итеп билгеләнә [3]. Кисида Япония тышкы эшләр министры вазифасын сугыштан соңгы барлык дәвамчыларыннан озаграк били.
2017 елның 3 августында, Синдзо Абэ кабинеты зур үзгәрешләр кичергәннән соң, тышкы эшләр министры вазифасыннан китә һәм Либераль-демократик партиянең сәяси советын җитәкли башлый.
2021 елның 29 сентябрендә Япония либераль-демократик партиясе рәисе итеп сайлана.
4 ноябрьдә, дүшәмбе көнне, премьер-министр вазифасына керешә һәм үз кабинетын формалаштыра. Илнең яңа премьер-министрын раслау күбесенчә формаль характерда: Япония сәяси традициясе нигезендә, идарә итә торган партия лидеры, кагыйдә буларак, ил премьер-министр вазифасын башкара. [4]
Сылтамалар
- Minister of State for Okinawa and Northern Territories Affairs. kantei.go.jp. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2007. Архивировано 25 гыйнвар 2013 года.
- Profiles of key ministers in Abe's new Cabinet. [1]. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2012. Архивировано 25 гыйнвар 2013 года.
Искәрмәләр
- ↑ 経歷 (яп.)
- ↑ Fumio Kishida likely to become Japan's next Prime Minister after winning leadership election. CNN. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2021.
- ↑ http://www.rbc.ru/rbcfreenews/20121226135437.shtml 2016 елның 5 март көнендә архивланган. Новый премьер Японии С.Абэ сформировал кабинет министров
- ↑ Кисида в понедельник вступит в должность премьер-министра Японии. Интерфакс.ру, 3.10.2021