Андрес Мануэль Лопес Обрадор

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
исп. Andrés Manuel López Obrador
Ватандашлык Flag of Mexico.svg Мексика
Тугандагы исем исп. Andrés Manuel López Obrador
Балалар Andrés Manuel López BeltránGonzalo Alfonso López BeltránJesús Ernesto López GutiérrezJosé Ramón López Beltrán[d]
Бүләкләр

Шнобель премиясе[d] (сентябрь 2020)

Туган тел испан теле
Сурәт
Туу датасы 13 ноябрь 1953(1953-11-13)[1][2][3] (70 лет)
Туу урыны ТепетитанМакуспана[d], Табаско, Мексика
Биеклек / буй 1,73 метр
Хәләл җефет Беатрис Гутьеррес Мюллер[d][4]
Чәч төсе ак чәч[d]
Рәсми веб-сайт lopezobrador.org.mx(исп.), youtube.com/c/lopezobrador һәм presidente.gob.mx
Тәхәллүс AMLO
Шәкертләр Q97971257?[5]
Җенес ир-ат
Кыскача исем AMLO
Имза
Намзәт булган сайлаулар Q52634085? һәм Q98066571?
Сәламәтлек торышы COVID-19[6][7]
Күз төсе коңгырт-кара[d]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 9 580 434 һәм 3 590 000 ± 9999
Әлма-матер Мексика милли автономияле университеты[d]
Испан исемендәге икенче фамилия Q32914390?
Һөнәр төре сәясәтче, язучы
Башкарган вазыйфа Мехико шәһәр хөкүмәте җитәкчесеМексика президенты[d]
Язма әсәрләр теле испан теле
Сәяси фирка әгъзасы Милли яңарыш хәрәкәте[d]
Commons-logo.svg Андрес Мануэль Лопес Обрадор РУВИКИ.Медиада

Андрес Мануэль Лопес Обрадор (исп. Andrés Manuel López Obrador, 1953 елның 13 ноябре, Мексика, Табаско штаты, Макуспана) — Мексика сәясәтчесе, сул Милли яңарыш хәрәкәте (MORENA) лидеры, 2006, 2012, 2018 елларда узган президент сайлауларда президентлыкка кандидат, 2018 елның 1 июлендә узган Мексика гомуми (президент) сайлауларында Flag of Mexico.svg илнең яңа президенты итеп сайланган. Вазифага 2018 елның 1 декабрендә керешә. Мексиканың Демократик инкыйлаб фиркасе, соңрак Милли яңарыш хәрәкәте әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

1953 елның 13 ноябрендә Мексиканың Табаско штаты Макуспана шәһәрендә туган. «Политология һәм гаммәви идарә» белгечлеге буенча Мексиканың милли мохтари университетын тәмамлаган. Сәяси эшчәнлеген Мексиканың озак еллар хакимият фиркасе булган Институцион-инкыйлаби фиркасендә башлый. 1988 елдан Мексиканың демократик инкыйлаб фиркасендә (19961999 елларда фирка җитәкчесе). 2000 елда Мексиканың башкала (Мехико) федераль округы хөкүмәте җитәкчесе (мэр) итеп сайлана. 2006, 2012 елларда узган президент сайлауларында икенче урынны ала. 2012 елда Мексиканың демократик инкыйлаб фиркасеннән чыга, Милли яңарыш хәрәкәтен (фирка) җитәкли.

Президент сайлаулары

2018 елның 1 июлендә узган Мексика гомуми (президент) сайлауларында «Бергә тарихны ясаячакбыз» (исп. Juntos haremos historia) исемле оппозиция берлегеннән (блок) президентлыкка кандидат була. Сайлаучыларның 53, 27 % тавышын җыеп, илнең яңа президенты итеп сайлана.

«Бергә тарихны ясаячакбыз» берлегенә MORENA хәрәкәтеннән тыш, тагын ике фирка — Мексиканың социалистик Хезмәт фиркасе һәм христиан-консерватив Социаль бердәмлек фиркасе керә.

Сайлау алды кампаниясен «“Мафия хакимияте”н һәм коррупцияне авызлыклыйм» шигаре астында үткәрә.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Сылтамалар