Лиз Трасс
Лиз Трасс, Мэри Элизабет «Лиз» Трасс (ингл. Mary Elizabeth "Liz" Truss, 1975 елның 26 июле, Оксфорд) – Бөекбритания сәясәтчесе, 2022 елның 6 сентябреннән Бөекбритания премьер-министры[3] (2022 елның 20 октябрендә отставкага китүен игълан итә[4]). Бөекбританиянең: 2021-2022 елларда ― чит ил эшләре, 2019-2021 елларда ― тышкы сәүдә министры. 2022 елның 5 сентябреннән Консерватив фирка (Бөекбритания) лидеры.
Бөекбританиянең өченче (Маргарет Тэтчер һәм Тереза Мэйдан соң) хатын-кыз премьер-министры.
Тәрҗемәи хәле
1975 елның 26 июлендә Оксфордшир графлыгы башкаласы Оксфорд шәһәрендә туган. Әнисе ― шәфкать туташы һәм педагог Присцилла Мэри Трасс, әтисе ― математика профессоры Джон Кеннет. Балачагы Йоркшир графлыгындагы Лидс шәһәрендә узган. Лидста дәүләт мәктәбендә укыган, аннары Оксфорд университетының Мертон көллиятендә философия, сәясәт һәм икътисад өйрәнгән. Финанс белеме алгач, Shell һәм Cable & Wireless компанияләрендә эшләгән. 2008 елда иҗтимагый хезмәтләр өлкәсенә шәхси бизнесны җәлеп итү планнарын эшләүче Reform аналитика үзәге директоры урынбасары итеп билгеләнә[5].
Сәяси карьера
1996 елда Консерватив партиягә керә. 1998-2000 елларда Луишем Дептфорд сайлау округының консерватив ассоциациясен җитәкли. 2001 елда Уэст-Йоркшир графлыгы Хемсуорт округыннан, 2005 елда шул ук графлыкның Колдер Вэлли округыннан Бөекбритания парламентының түбән палатасы – Җәмгыять палатасына сайлану омтылышлары ясаган (икесе дә уңышсыз тәмамланган). 2010 елның 6 маенда узган парламент сайлауларында Көньяк-Көнбатыш Норфолк округыннан депутат булып сайлана[6]. 2012 елның сентябрендә премьер-министр Дэвид Кэмерон үзенең беренче кабинетында берьюлы 50 яңа кешене вазифага билгели, Лиз Трасс мәгариф министрының парламент ярдәмчесе итеп билгеләнә[7].
Консерватив хөкүмәтләрдә эшләү (2014-2021)
2014 елның 15 июленнән – Кэмерон кабинетында әйләнә-тирә мохит, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры[8]. Беренче министр портфелен алган вакытта Трасс Британия тарихында иң яшь хатын-кыз министр була.
2015 елның 7 маенда чираттагы парламент сайлауларында элекке округында 50,9 % тавыш җыя һәм парламент мандатын саклап кала[9].
2015 елның 11 маенда Дэвид Кэмеронның икенче кабинетында әйләнә-тирә мохит, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры вазифасында кала[10].
2016 елның 14 июлендә Тереза Мэйның беренче кабинетында юстиция министры һәм лорд-канцлер итеп билгеләнә[11].
2017 елның апрелендә Министрлар кабинеты Тереза Мэйдан Лиза Трассны лорд-канцлер вазифасыннан азат итүне һәм бу вазифаны юстиция министры вазифасыннан аеруны таләп итә[12].
2017 елның 11 июнендә Тереза Мэйның икенче кабинетында казначылыкның баш секретаре итеп билгеләнә.
2019 елның 24 июленнән – Борис Джонсон кабинетында тышкы сәүдә министры һәм Бөекбритания сәүдә советы рәисе.
2019 елның 10 сентябрендә, хөкүмәт сәясәте белән риза булмаган Эмбер Рад отставкасыннан соң, Лиза Трасс, элекке вазифаларына кушып, хатын-кызлар һәм тигезлек эшләре буенча министр итеп билгеләнә[13].
Чит ил эшләре министры (2021-2022)
2021 елның 15 сентябрендә Джонсонның икенче кабинетында Британия тышкы эшләр министры итеп билгеләнә[14].
Бөекбритания Аурупа берлегеннән чыкканнан соң, 2021 елның 21 декабрендә Аурупа Берлеге белән мөнәсәбәтләрне җайлау өчен сөйләшүләр алып баручы итеп билгеләнә[15].
Консерватив партия җитәкчесе (2022)
Борис Джонсонның Бөекбритания премьер-министры һәм Консерватив партия лидеры вазифаларыннан китүеннән соң, вакантлы урыннарга төп дәгъвачыларның берсе булып кала. 2022 елның 20 июлендә Риши Сунак белән консерваторлар лидеры өчен тавыш бирүнең соңгы турына чыга[16].
2022 елның 5 сентябрендә Консерватив фирка әгъзаларының тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителә: Трасс 53 % белән җиңә һәм партиянең яңа лидеры була[17].
Сәяси позициясе
2021 елның 30 ноябрендә Латвиядә узган НАТО илләренең тышкы эшләр министрлары очрашуында чыгыш ясап, Трасс, Украинага һөҗүм итсә, Россиянең стратегик хата ясаячагын белдерә һәм Мәскәүне явыз ниятле активлыкта гаепли[18].
2021 елның 29 декабрендә Лиз Трасс Россиядә «Мемориал» хокук саклау оешмасын бетерү уңаенна тирән борчылуын белдерә. Трасс сүзләре буенча, «Мемориал» дистә еллар дәвамында совет чоры җинаятьләре беркайчан да онытылмасын өчен армый-талмый эшләгән. «Аны ябу — Россиядә сүз ирегенә тагын бер җимергеч удар», ди сәясәтче[19].
Шәхси тормышы
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Who's who [неопр.] — A & C Black, 1849. — ISSN 0083-937X
- ↑ de Pas L. v. Genealogics (ингл.) — 2003.
- ↑ Jacob Thorburn and Chay Quinn. New Prime Minister LIVE: Liz Truss meets Queen in Balmoral as she is appointed new PM and will address the nation from Downing Street after Boris Johnson resigned (ингл.). MailOnline (6 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2022.
- ↑ The 8 shortest serving UK prime ministers in modern history (ингл.). Sky HISTORY TV channel. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 октябрь 2022.
- ↑ Adam Withnall. Liz Truss MP: The new Environment Secretary, her clash with the 'Turnip Taliban' and a controversial rise through the Tory ranks (ингл.). Independent (15 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 февраль 2016. Архивировано 2 март 2016 года.
- ↑ Elizabeth Truss MP (ингл.). Democracy Live. BBC News. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2016. Архивировано 17 июль 2014 года.
- ↑ John Burn-Murdoch. Cameron's cabinet reshuffle: the full list of government ministers (ингл.). The Guardian (6 сентябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 февраль 2016. Архивировано 14 гыйнвар 2016 года.
- ↑ Cabinet: David Cameron's new line-up (ингл.). BBC News (15 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2016. Архивировано 28 май 2015 года.
- ↑ Norfolk South West (ингл.). Election 2015. BBC News. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2016. Архивировано 22 гыйнвар 2016 года.
- ↑ Cabinet reshuffle: Amber Rudd and Sajid Javid promoted (ингл.). BBC News (11 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2015. Архивировано 11 май 2015 года.
- ↑ Andrew Sparrow. May's cabinet reshuffle: Michael Gove sacked and replaced with Elizabeth Truss - live updates (ингл.). Guardian (14 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2016. Архивировано 14 июль 2016 года.
- ↑ Kate McCann. Liz Truss should be stripped of Lord Chancellor role, Cabinet ministers urge Theresa May (ингл.). The Telegraph (5 апрель 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2017. Архивировано 7 июнь 2017 года.
- ↑ Liz Truss given ministerial role covering equalities and women's issues (ингл.). BBC News (10 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 сентябрь 2019. Архивировано 12 март 2022 года.
- ↑ Reshuffle: Boris Johnson fires Gavin Williamson as he rings cabinet changes (ингл.). BBC News (16 сентябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2021. Архивировано 15 сентябрь 2021 года.
- ↑ Dan Sabbagh. Liz Truss to hold Brexit talks with EU over NI protocol (ингл.). The Guardian (21 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2022. Архивировано 24 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Сунак и Трасс вышли в финал борьбы за пост премьер-министра Британии 2022 елның 20 июль көнендә архивланган. RT на русском (20 июля 2022)
- ↑ Tory leadership result LIVE: Liz Truss wins battle to become UK's new Prime Minister (ингл.). Mirror (5 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2022.
- ↑ Cтраны НАТО опять предупреждают Россию 2021 елның 1 декабрь көнендә архивланган.. Би-би-си, 1.12.2021.
- ↑ Вслед за "Международным Мемориалом"* в России ликвидировали и его правозащитный центр. 29 декабрь 2021 тикшерелде.
- ↑ Andy McSmith. Liz Truss: Conqueror of the Turnip Taliban (ингл.). Independent (18 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 февраль 2016. Архивировано 8 июнь 2022 года.
- ↑ Alice Fuller, Danni Scott. 'HAPPILY MARRIED' Who is Liz Truss’s husband Hugh O’Leary? (ингл.). The Sun (14 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2022. Архивировано 11 август 2022 года.
Сылтамалар
- Элизабет Трасс, министр иностранных дел Великобритании//передача радиостанции «Эхо Москвы»
- Elizabeth Truss (ингл.). Facebook. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2016.
- The Rt Hon Elizabeth Truss (ингл.). UK government. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 февраль 2016.
- Rt Hon Elizabeth Truss (ингл.). UK Parliament. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 февраль 2016.