Гавань

Гавань (нид. haven) — ачык сулык (океан, диңгез, күл) акваториясенең яр буйларында көчле дулкыннан, җилдән һәм агымнардан табигый рәвештә саклану өчен уңайлы урын. Кораблар тукталу урыны. Порт акваториясенең причалга якын, йөк төяү-бушату операцияләре башкарыла торган, корабларга пассажирлар утыра һәм чыга торган, суднолар тора тоган өлеше дә гавань дип атала.

undefined
undefined

Ясалма гаваньнар

Ясалма гаваньнарны борынгыдан порт буларак файдалану өчен корганнар. Тарихта билгеле иң борынгы гавань дип Кызыл диңгездә ясалган Мисырның Вади әл-Җарф (Wadi al-Jarf) тукталышын санарга мөмкин. Аңа якынча 4500 ел (б. э. к. XXVI гасырда, 2 600—2 500 елларда, король Хуфу заманында корылган). Дөбәйдәге Җәбел-Гали (Jebel Ali) гаване ясалма гаваньнарның иң зурларыннан санала. Борынгы Карфагенлылар котһон дип аталган ныгытылган ясалма гаваньнар корган.

Табигый гаваньнар

Табигый гавань — ачык сулыкның бер өлеше җитәрлек тирәнлектә, ышыкланган һәм якорь ташлау өчен мөмкин булган рельеф өлеше. Табигый гаваньнар стратегик хәрби-диңгез һәм икътисадый әһәмияткә ия.

Катмый торган гаваньнар

Галерея

Чыганаклар

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 6 (Во-Ге). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-335-4

Сылтамалар

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә