Владимир Вафин
Владимир Вафин (псевдоним, чын исеме Рамазан Вафин, Рамазан Александр улы Вафин) – язучы, драматург, кино артисты.
Тәрҗемәи хәле
1957 елның 1 августында Чиләбе өлкәсе Каштак бистәсендә туган. Чиләбе шәһәренең 66-мәктәбен тәмамлый.
Иҗаты
Рус телендә яза. 1986 елдан башлап, милиция белән үсмерләр арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган хикәяләрен («Милиция сержанты язмалары» шәлкеме) яза («Вечерний Челябинск», «Челябинский рабочий», «Челябинский металлург», «Щит и меч» газеталарында, «Советская милиция», «Человек и закон» журналларында басыла).
1986-1987 якташы разведкачы Н. Кузнецовка багышланган документаль повестьлар яза: «Йөрәге яктысы» (Свет его серда), «Исәнме, Николай Кузнецов!» (Здравствуй, Николай Кузнецов!). Үзенең әсәрләренә нигезләнеп, «Җеп тоткан маэстр»о (Маэстро с ниточкой) кинофильмына (реж. Г. А. Реутов) сценарий яза.
1990-1994 «Читләр» (Чужие) җыентыгына кергән «Җандагы яра» (Шрам на душе) романын һәм хикәяләр шәлкемен яза. «Абыйлы булу» (Обрести брата) җыентыгы «Читләр»нең дәвамы булып тора.
1997 елдан Чиләбе өлкә телевидениесеннән «Владимир Вафин проекты» кысаларында 2 кисәкле «Балачак утравы» фильм-кисәтү , «Югалганнар», «Уяну» очерклары, «Куркыныч зона» телетапшыруы күрсәтелә.[1]
Фильмографиясе
1991 — «Җеп тоткан маэстро» (Маэстро с ниточкой) – сценарий авторы, актёр
Уңышлары
- 1992 – I «Алтын витязь» (Золотой витязь) халыкара фестиваленең тамашачы яратуы призы — «Җеп тоткан маэстро» фильмы өчен.
- 1992 – Италия кинокампанияләре берлеге «Җеп тоткан маэстро» фильмын 1990-1992 еллардагы иң яхшы Россия фильмнары исемлегенә кертә.
- 1995 – РФ эчке эшләр министрлыгы премиясе – хокук саклау органнары эше турында иң яхшы әсәр («Читләр» җыентыгы) язган өчен.
- 2000 – РФ эчке эшләр министрлыгы премиясе – хокук саклау органнары эше турында иң яхшы әсәр («Абыйлы булу») язган өчен.
Иҗтимагый эшчәнлеге
- 1998–1999 Чиләбе шәһәр думасы каршында балалар хокукларын яклауны күзәтүче шура эксперты
- 1999 елдан Чиләбе өлкәсе губернаторы янында кеше хокуклары комиссисе вәкиле
- 2002 Башкорт корылтае (Уфа) делегаты
Сылтамалар
- Чиләбе белешмәлеге [рус.]
- Мой мирдагы шәхси сайты [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ правдатека.ру сайты, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-01-26