Гарәбстан ярымутравы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Космостан күренеш

Гарәбстан ярымутравы (Гарәбстан; гарәп. شبه الجزيرة العربية‎, Шибһ әл-Җәзира әл-Гарәбиә) — көньяк-көнбатыш Азиядә урнашкан ярымутрау. Көнчыгыштан Фарсы һәм Оман култыклары белән, көньяктан Гарәбстан диңгезе һәм Гадән култыгы, көнбатыштан Кызыл диңгез белән юыла.

Гарәп плитасын барлыкка китерә. Гарәп ярымутравы тулысынча чүлләр белән капланган: төньяк өлешен Нефуд чүле, көньягын — Руб әл-Хали алып тора.

Дәүләтләр

Гарәбстан ярымутравына кергән дәүләтләр: