Чулман буйлап круизлар

Чулман буйлап круизлар (яки Чулман буйлап сәяхәтләр, рус. Круизы по Каме) — елга теплоходларында экскурсия маршрутлары. Теплоход яр буе шәһәрләрендә туктый, торак пунктларда истәлекле урыннарга бару мөмкинлеге бар. Сәяхәтләр 2-16 төн дәвам итә. Навигация май башында ачыла, октябрь уртасында тәмамлана[1].

Тасвирлама

Чулман — Иделнең иң зур кушылдыгы, Уралны Россиянең үзәк өлеше һәм Каспий диңгезе белән тоташтыра торган иң мөһим су юлы. Елганың озынлыгы — 1805 км, шуның яртысы Пермь крае территориясе буйлап ага. Чулман ярларында сәнәгать үзәкләре һәм тарихи шәһәрләр: Алабуга, Чайковский, Соликамск, Яр Чаллы, Түбән Кама урнашкан. Маршрутка карап, бу шәһәрләргә экскурсияләргә барырга мөмкин[2].

Чулман буйлап сәяхәткә Пермь, Сарапул, Самара, Санкт-Петербург, Мәскәү, Ростов-на-Дону, Түбән Новгород, Казан шәһәрләреннән кузгалырга була.

Россиянең иң эре елга сәяхәте операторлары — МосТурФлот, Инфофлот, Водоход, ГАМА һәм Русич ширкәтләре елга буйлап сәфәргә тур тәкъдим итә. Бу юнәлеш буенча турлар эконом һәм комфорт класслы, премиум һәм пансионат теплоходларда башкарыла.

Сәяхәтләр 2-16 төн дәвам итә[3].

Навигация Пермьнән 1 майда башлана, әмма бу вакытта һава торышы начарланырга — төнге сәгатьләрдә кырау төшәргә мөмкин. Елга сәяхәте өчен иң яхшы вакыт — җәй. «Ак төннәр» Пермьдә июнь аенда була, шулай ук бу вакытта шәһәрдә Дягилев фестивале уза. Навигация октябрь уртасында тәмамлана[2].

undefined

Туристлар Чулман буйлап елга сәяхәте вакытында истәлекле урыннары белән танылган Идел портларына — Казанга, Костромага, Ярославльгә, Түбән Новгородка, Уфага һәм башка шәһәрләргә сәфәр кыла ала. Сәяхәтнең кайбер маршрутлары Зөя утравы тукталышын үз эченә ала.

Түбән Новгородтан сәяхәт Самара һәм Тольяттига, Жигулёв сыра кайнату заводына һәм Россиянең иң танылган «АвтоВАЗ» автомобиль заводы музеена барудан гыйбарәт.

undefined

Маршрутлар һәм тукталышлар

Ял көне маршрутлары:

Уртача озынлыктагы маршрутлар:

Озын маршрутлар:

Теплоходлар

  • Максим Литвинов;
  • Александр Пушкин;
  • Русь;
  • Н. А. Некрасов;
  • А. И. Герцен;
  • Александр Фадеев;
  • Василий Чапаев;
  • Козьма Минин[4].

Искәрмәләр

  1. Сроки навигации 2025 года по Каме. www.hometravel.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2025.
  2. 1 2 Круизы по Каме на теплоходе 2025. 17 апрель 2025 тикшерелде.
  3. Круизы по Каме - расписание 2024, цены и скидки до 20% (рус.). lavoyage.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2025.
  4. Круизы по Каме в 2025 - 2026 году на теплоходе. kruiz.online. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2025.

Төркемнәр