Александр Филиппов (1932)

Александр Павел улы Филиппов (7 ноябрь 1932, Йомагуҗа, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы15 октябрь 2011, Уфа) — язучы, тәрҗемәче. CССР Язучылар берлеге әгъзасы (1965). БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сәләм Галимов премиясе лауреаты (1973), Башкортстанның халык шагыйре (2004), Салават Юлаев ордены кавалеры[1].

Тәрҗемәи хәле

Александр Филиппов 1932 елның 7 ноябрендә Башкорт АССРының Күгәрчен районы, Йомагуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1951 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының (1957 елдан — Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университеты) рус теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә[2].

Югары белем алгач, Авыргазы районы Ишле авылы мәктәбендә укытучы булып эш башлый, аннары Башкортстан радиосының Күмертау һәм Салават шәһәрләре буенча үз хәбәрчесе вазифасына чакырыла. 1961 елда Уфага күчерелә һәм БАССР Министрлар Советы карамагындагы Телевидение һәм радиотапшырулар комитетының яшьләр редакциясенә мөхәррир итеп билгеләнә һәм биредә 1968 елга кадәр эшли. Шул ук елда рус язучылары секциясе җитәкчесе итеп сайлану сәбәпле, Башкорт АССРы Язучылар берлеге аппаратында хезмәт эшчәнлеген дәвам итә, соңрак союзның идарә рәисе урынбасары була[2].

1983—1991 елларда БАССР Язучылар берлегенең Әдәби фондын җитәкли, идарә секретаре вазифасын башкара[2]. Ул — бу чорда шулай ук СССР Язучылар берлеге Әдәби фондының идарәсе әгъзасы һәм оешманың Чит ил язучылары белән бәйләнешләр советы әгъзасы, берничә матбугат басмасының редколлегия әгъзасы. Күп тапкырлар чит дәүләтләргә рәсми сәфәрләргә чыга, шул исәптән Ангола, Венгрия, Вьетнам, Германия Демократик Республикасы (хәзерге Германия), Конго һәм башка илләрдә була.

Уфа шәһәренең Киров район советы депутаты итеп сайлана, Башкортстан Республикасының Президент советы әгъзасы итеп билгеләнә.

1991 елдан — рус телендә нәшер ителгән «Истоки» журналының баш мөхәррире[2].

Александр Филиппов 2011 елның 15 октябрендә Уфада вафат була[2][3], «Көньяк» зиратында җирләнгән.

Иҗади эшчәнлеге

Александр Филиппов балачагында ук шигырьләр яза башлый һәм бишенче сыйныфта укыганда аларның берничәсен «Пионерская правда» газетына җибәрә. Алар басылып чыга. 19 яшендә педагогия институтына укырга килгәндә, Александр Филиппов әсәрләрен «Ленинец» республика яшьләр газетында да бастырып чыгарган яшь шагыйрь була. Шуңа күрә фикердәшләре аны бертавыштан факультетта эшләп килгән әдәби түгәрәкнең старостасы итеп сайлап куя. Югары уку йортын тәмамлагач, яшь белгеч республика радиосының үз хәбәрчесе, аннары Уфада радиотапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшли. Беренче китабы — «Зарницы» 1961 елда басылып чыга. 1972 елда Башкортстан китап нәшриятында басылган «Пора тополиных вьюг» дигән шигырьләр һәм поэма кергән китабы өчен шагыйрь 1973 елда республика комсомолының Галимов Сәләм исемендәге премиясенә лаек була.

undefined

Александр Филиппов башкорт язучылары Сәгыйть Мифтаховның «Зимагурлар» драмасын, Муса Галинең «Кояш һәм күз яше» поэмасын, Хәким Гыйлаҗевның «Ил улы» драматик поэмасын, Фәрит Исәнгуловның «Һәйкәлләр тереләр өчен» һәм Вазыйх Исхаковның «Бәхтизин» романнарын, шулай ук композитор Заһир Исмәгыйлевның «Салават Юлаев» операсының либреттосын, күп кенә авторларның шигырьләрен башкортчадан рус теленә тәрҗемә итә.

Сценарийларының темасы — республикасы. Мәсәлән, аның «Башкорт балы», «Башкортстан нефтьчеләре», «Республиканың бер көне», «Башкортстан умарталыкларында» дип исемләнгән киносценарийлары моның дәлиле булып тора. Алар тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнә, 1965 елда төшерелгән «Башкорт балы» документаль кинофильмы үз вакытында Бухарестта узган халыкара бәйгедә беренче премиягә лаек була.

Китаплары

Рус телендә

  • Зарницы: Стихи. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1961. — 80 с.
  • Журавлиный полет: Стихи. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1965. — 80 с.
  • Горсть земли: Стихи. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1968. — 80 с.
  • Туесок народных сокровищ: Очерки. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1969. — 112 с.
  • Голубой апрель: Стихи. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1970. — 86 с.
  • Пора тополиных вьюг: Стихи и поэма. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1972. — 108 с.
  • Рукопожатие друга: Стихи. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1974. — 62 с.
  • И много-много лет: Стихи и поэмы. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1976. — 180 с.
  • Далекое эхо: Рассказы. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1976. — 92 с.
  • Ветер веков: Стихи и поэмы. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1980. — 126 с.
  • Перелески: Стихи. — Москва, 1981. — 100 с.
  • Добрый свет дня: Стихи. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1982. — 286 с.
  • Слог: Стихи и поэмы. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1984. — 126 с.
  • Когда сверкает молния: Повесть и рассказы. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1987. — 302 с.
  • Звездные пути: Переводы. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1989. — с.
  • Белая верба: Стихи, поэмы. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1992. — 202 с.
  • Последняя трава: Очерк о жизни и деятельности Т. И. Ахунзянова. — Уфа: Скиф, 2006. — 88 стр.

Башкорт телендә

  • Быуаттарҙың утлы елдәре: Поэма. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1986. — 72 бит.

Әдип вакытлы матбугатта

Әсәрләре һәм мәкаләләре

  • Последняя трава: О Т.Тагирове // Истоки, 2002, № 23. [рус.]

Шагыйрь турында

  • Якупова М. Жить доброй и созидательной памятью: Народный поэт Башкортостана Александр Филиппов — о жизни, о Родине, о творчестве… Газета «Республика Башкортостан», 2007, 12 июля[4].
  • Шафиков Г. Музыка души: К 75-летию народного поэта Башкортостана Александра Филиппова. «Бельские просторы» журналы, 2007, № 6.[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Башкортстанның халык шагыйре (2004);
  • Сәләм Галимов премиясе (1972) — «Тополь бураннары чоры» (Пора тополиных вьюг) китабы өчен;
  • Степан Злобин исемендәге әдәби премия лауреаты;
  • Салават Юлаев ордены;
  • БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Исемен мәңгеләштерү

  • Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2020 елның 2 октябрендәге 585 нче карары белән Башкортстанның халык шагыйре Александр Филипповның исеме Башкортстан Республикасының Күгәрчен муниципаль районы Йомагуҗа авылының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә бирелә[6];
  • 2018 елның декабрь ахырында Йомагуҗа авылында Александр Филипповка бюст ачыла[7].

Искәрмәләр

  1. Филиппов Александр Павлович (башк.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (18 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2026. [башк.]
  2. 1 2 3 4 5 Филиппов Александр Павлович (башк.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (18 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2026. [башк.]
  3. Не стало народного поэта Башкортостана Александра Филиппова — «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2011, 15 октябрь [рус.]
  4. Газета «Республика Башкортостан», 2007, 12 июля 2016 елның 9 август көнендә архивланган. [рус.]
  5. Журнал «Бельские просторы», № 6, 2007 [рус.]
  6. Постановление Правительства Республики Башкортостан от 2 октября 2020 года № 585 «О присвоении общеобразовательным организациям Республики Башкортостан имен Героев Советского Союза, Героев Российской Федерации и выдающихся деятелей Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (2 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2026. [рус.]
  7. В Кугарчинском районе открылся бюст народному поэту Башкортостана Александру Филиппову. ИА «Башинформ», 29 декабря 2018 года [рус.] [Тикшерелгән 30 декабрь 2018]

Чыганаклар

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек), Уфа, 1988. [башк.]

Сылтамалар