Лена Шакирҗанова


Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова (Лена Шагыйрьҗан, 4 июнь 1945, Пучы16 гыйнвар 2017, Казан) — Совет ёщм Россия татар шагыйрәсе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2011), Татарстанның халык шагыйре (2016).

Тормыш юлы

Лена Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә Татарстан АССРның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Арча районы Күлле Киме авылында уза, шунда 1962 елны урта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Л. Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә укытучы, аннары, 1968—1973 елларда, Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә.

Л. Шакирҗанова поэзия жанрында иҗат итә. Беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында район газетасында һәм «Пионер» («Ялкын») журналында басылалар. 1970 елдан бирле шигъри цикллары белән даими рәвештә «Казан утлары», «Азат хатын» журналларында һәм республиканың башка көндәлек матбугат органнарында катнашып килә. 1977 елда шагыйрәнең бер төркем шигырьләре «Кызлар җыры» исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, ә 1982 елда «Мөлдерәмә күңел» дигән мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Л.Шакирҗанова — нигездә лирик-публицистик поэзия тарафдары. Интим-шәхси кичерешләрен ул заманның иҗтимагый фикере, әхлакый проблемалары белән тыгыз бәйләнештә бирергә омтыла. Шигъри стиле йөгерек, пөхтә, тормышчан детальләргә һәм халыкчан гыйбарәләргә, бизәкләргә муллыгы белән аерылып тора.

«Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел) һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) җыентыклары өчен Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 2011 елда Г. Тукай премиясенә ия була. 2016 елда «татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен» Татарстан Республикасының халык шагыйре исеме бирелә[2].

2017 елның 16 гыйнварында Казанда вафат[3]. Әтнә районы Күлле Киме авылы зиратында җирләнде.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

Шагыйрьҗанның кайбер шәхси әйберләре Казанда Татарстан Республикасының Милли музее коллекциясендә саклана[4]. Аңа шулай ук Күлле Кимедәге Сибгат Хәким музеенда мемориаль экспозициянең бер өлеше багышланган[5].

2023 елның февралендә Казанның Идел буе районындагы «Лесная поляна» торак массивындагы яңа урамга Лена Шагыйрьҗан исеме бирелә[6].

2025 елның июнендә, шагыйрәнең тууына 80 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы китапханәләрендә һәм мәдәният учреждениеләрендә истәлекле чаралар, шул исәптән китап күргәзмәләре һәм әдәби сәгатьләр уздырыла[7].

Искәрмәләр

  1. Альбина Гайнуллина. Луара Шакирҗанова: «Торган нигезебезне чит кешегә бушлай бирдем». «Акчарлак», 28.09.2022, 2-3нче бит.
  2. ТР президенты указы № ПУ-250 16.03.2016
  3. Татар-информ МА, 16.01.2017, archived from the original on 2017-01-18, retrieved 2017-01-16 
  4. Анна Тарлецкая. Дни дарения пополнили фонды Нацмузея Татарстана на 600 ценностей. Татар-информ?! (6 апрель 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  5. Литературный музей Сибгата Хакима. Татарстан Республикасының Милли музее. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  6. О наименовании улиц в жилом массиве «Лесная поляна» Приволжского района г. Казани. Электронный фонд правовой и нормативно-технической документации. Консорциум «Кодекс» (8 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  7. Книжная выставка «В мире стихов Лены Шакирзяновой». Культура.РФ. Министерство культуры Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.

Тема буенча өстәмә