Әмәкәй вулысы
Әмәкәй вулысы (тат. ئەمەكەﻱ ۋولىٰسىٰ, рус. Амикеевская волость) — Уфа губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Нугайбәк, Бакалы, Корыч (Бәләбәй өязе), Илеш (Бөре өязе), Бугударов, Пучы һәм Байсар вулыслары белән чиктәш булган (1890). 17 торак пунктта 12158 кеше яшәгән.[1] 1930 елда бетерелә, территориясе Мөслим районына кушыла.