Чулпан Әхмәтова

Чулпан Шәрип кызы Әхмәтова (әдәби тәхәллүсе — Таңчулпан, рус. Чулпан Шариповна Ахметова; 17 декабрь 1966, Бишкүмәч) — шагыйрә, журналист, дәүләт хезмәткәре. Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2003 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1966 елның 17 декабрендә Татарстан АССРның Актаныш районы, Бишкүмәч авылында сигез балалы гаиләдә туа. Балачагы Киров авыл җирлегенең Олыймән авылында үтә. Башлангыч белемне — районның Тәкмәк мәктәбендә, төп белемне — Югары Яхшый мәктәбендә, урта белемне Киров бистәсе мәктәбендә ала.

1984—1989 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый[1]. Студент елларында Казан дәүләт университетының (Мөхәммәт Мәһдиев җитәкләгән) «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри, шигырьләре Казанда вакытлы матбугатта басыла.

Хезмәт юлын Татарстан Республикасы Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгының «Культура быта» газетында башлый, анда тәрҗемә бүлеген җитәкли.

1992—1997 елларда «Шәһри Казан» газетында хәбәрче, соңрак икътисад, аннары фән һәм мәдәният бүлекләре мөдире булып эшли.

1997 елда «Татарстан» телеканалында «Татарстанның Дәүләт Советында» дип аталган иҗтимагый-сәяси тапшыру оештыра, аның беренче редакторы һәм алып баручысы була.

1997 елдан — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Матбугат хезмәтенең баш референты, соңрак Дәүләт Советы Аппаратының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек бүлегендә баш белгеч[2]. Аның вазифасы — массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән эшләү, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм җәмәгатьчелек арасындагы хезмәттәшлекне тәэмин итү[3].

Иҗаты

2000 елда Татарстан китап нәшриятында авторның «Кыргый чәчәк» исемле китабы нәшер ителә[4]. 2003 елда балалар өчен язылган «Зилә белән Индираның урманга сәяхәте» дигән әкият-китабы басыла.

Төп басма китаплары

  • Кыргый чәчәк (шигырьләр);
  • «Зилә белән Индираның урманга сәяхәте»[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.

Гаиләсе

Әнисе — Тәрҗемә, кыз туганнары — Гөлнур, Фәридә, Әнисә…, кызы — Зилә[6].

Искәрмәләр

Әдәбият

  1. Ягъсуф Шәфыйков. Танчулпан — журналист, поэт и государственный служащий. Китапта: Актаныш — начало пути. К.: «Слово», 2010, 187-189нчы бит. ISBN 978-5-98356-105-2.
  2. Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009.

Сылтамалар