Өшәр вулысы

Өшәр вулысы (тат. ئۈشەر (سووقسو) ۋولىٰسىٰ, рус. Семиостровская (Суксинская) волость) — Уфа губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Чоганды (Вятка губернасының Сарапул өязе), Кәсәү (Бөре өязе), Шәрип, Байсар, Пучы, Матвеев һәм Иске Мәлкән вулыслары белән чиктәш булган (1890). 27 торак пунктта 14636 кеше яшәгән.[1] 1930 елда бетерелә, территориясе Актаныш районына кушыла.

Искәрмәләр