Зилфәт Басыйров
Зилфәт Басыйров, Зилфәт Рәүф (Габдерәүф) улы Басыйров, рус. Басыров Зильфат Рауфович (Габдерауфович) (1927, Минзәлә кантоны — 2000, Уфа) — рәссам (график), сынчы-монументалист, керамика остасы, Башкортстанның халык рәссамы (2000), Акмулла исемендәге премия лауреаты (1992). БАССР рәссамнар берлеге идарәсе рәисе (1981-1987)[1]. 1968 елдан ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы. 1960-1990 елларда БАССРның әйдәүче скульпторы. Иҗатында портрет жанры зур урын алып тора.
Тәрҗемәи хәле
Файл:З.Р.Басыйров 2.jpg
З. Басыйров. «Автопортрет».
1927 елның 15 сентябрендә Татарстан АССР Минзәлә кантоны (хәзерге Актаныш районы) Иске Кормаш авылында күп балалы гаиләдә җиде баланың иң өлкәне булып туган. Күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән әтисе, кулга алынудан шикләнеп, гаиләсен алып, Пермь якларына күчеп китә. Березники химия комбинатында эшләгәндә әтиләре авариягә эләккәч, табиблар тәкъдиме белән гаилә Ява суы буендагы урман хуҗалыгында яши башлый. Әтисе сугышка киткәч, тормыш йөгенең авырлыгы өлкән бала Зилфәтнең җилкәсенә төшә. Унбиш яшеннән урманчылыкта эшли башлый. 1944 елда Березники шәһәренең 4нче ТЭЦында токарь булып эшли, завод рәссамы да була. Кичке мәктәптә укый, рәсем студиясенә (Леонид Старков сыйныфы) языла. Түбән Тагилдагы Урал сынлы сәнгать укуханәсенең скульптура бүлеген (Анатолий Ноговицын курсы) кызыл дипломга (1955), «скульптура» белгечлеге буенча Мәскәү җирле сәнәгать технология институтын (1962) тәмамлый.
Хезмәт юлы
- Көнгер шәһәрендә инвалидлар артелендә скульптор, таш ую сәнгать мәктәбендә уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли.
- 1962-1965 елларда Мәскәү өлкәсе Хотьково шәһәрендәге Абрамцево сәнгать-сәнәгать укуханәсендә директор урынбасары.
- 1965 елдан Вазыйх Исхаков тәкъдиме буенча Уфага килә, шунда яши һәм иҗат итә[2]
- 1977-1981 елларда Уфа нефть институтының архитектура кафедрасы доценты.
- 1987-1988 елларда БАССР рәссамнары берлеге идарәсе рәисе.
Иҗаты
Монументалистика
Башкортстанда 21, Үзбәкстанда 2, Татарстанда 2, Курган өлкәсендә 1 һәйкәл авторы. Күпчелеге — батырларга багышлап, заказ буенча салынган һәйкәлләр.
- 1966 «Советлар Союзы Герое Хәкимҗан Әхмәтгалин һәйкәле» (бюсты) (Учалы районы Сәфәр авылы) — ясалма таш.
- 1967 «Советлар Союзы Герое Андрей Попов һәйкәле» (Бөре районы А. Попов исемендәге күмәк хуҗалык) — гипс.
- 1967 «Дивизия командиры Әхтәм Бәхтизин бюсты» (Чакмагыш районы) — гипс.
- 1974 «В.И. Ленин монументы» (Үзбәкстан ССР) — таргылташ.
- 1974 «В.И. Ленин бюсты» (Уфа районы Ильич колхозы) — таргылташ.
- 1974 «Ф.Э. Дзержинский» — чыныккан алюминий.
- 1974 «Баһау Нуриманов» — гипс.
- 1974 «Кинҗә Арысланов» — гипс.
- 1976 «Нариман Сабитов» — гипс.
- 1976 «Лек Вәлиев» — агач.
- 1977 «Ф.Э. Дзержинский» — таргылташ.
- 1977 «М.В. Фрунзе һәм В.И. Чапаев» (Уфа) — гипс.
- 2000 «Рудольф Нуриев» — гипс һ.б.
Тарихи шәхесләр
- 1956 «Мулланур Вахитов» (Көнгер) — агач.
- 1974 «Шәехзадә Бабич» — агач.
- 1976 «Салават Юлаев» (А. Семенов белән берлектә) — гипс.
- 1987 «Галимҗан Ибраһимов» — агач.
- 1990 «Мифтахетдин Акмулла» — агач.
- 1997 «Сөембикә» — пластилин.
- 1998 «Бакый Урманче» — бронза, таргылташ һ.б.
Сынлы сәнгать
Каләм, күмер, пастель һәм төсле буяулар ярдәмендә иҗат иткән картиналары: «Айгөл», «Лида», «Яз», «Шәфкать туташы», «Раушания», «Тузганак», «Көзге көн», «Яңгыр алдыннан», «Яшен узды» һ.б.
Иске Кормашта
- 1989 Ленин ордены кавалеры Мирсәет Ардуанов һәйкәле.
- 1992 мөгаллим Әхмәтхафиз хәзрәт Дәүләтъярга истәлек тактаташы.
Катнашкан күргәзмәләре
Пермь өлкәсе рәссамнары күргәзмәсе (Пермь, 1956, 1959), БАССР сынлы сәнгать күргәзмәләре (Уфа, барысы да), Бөтенроссия халык сәнгать кәсепләре күргәзмәсе (Мәскәү, 1961), «Социалистик Урал» зона күргәзмәләре (Пермь, 1967; Чиләбе, 1969, Уфа, 1974), Мәскәүдә, Ленинградта БАССР декадасы вакытында рәссамнар күргәзмәләре (1969), Өч зона рәссамнарының күргәзмәсе (Мәскәү, 1971), РСФСР мөхтәриятле җөмһүриятләре рәсссамнарының күргәзмәсе (Мәскәү, 1971), «Туган ил буйлап» Бөтенроссия сәнгать күргәзмәсе (Мәскәү, 1972), «Совет Россиясе-5» Бөтенроссия сәнгать күргәзмәсе (Мәскәү, 1975), БАССР рәссамнары күргәзмәсе (АДР, Һалле, 1975), «Хезмәткә дан» Бөтенсоюз сәнгать күргәзмәсе (Мәскәү, 1976), Шәхси күргәзмәләре (Уфа, 1978, 1987, 1992, 1994, 1998).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1975 БАССР атказанган рәссамы
- 1986 Хөрмәт Билгесе ордены
- 1992 Акмулла исемендәге премия (Миякә районы) — Акмулла сыны өчен.
- 2000 БР халык рәссамы
Хәтер
2000 елның 19 ноябрендә Уфада вафат. Васыяте буенча Иске Кормашта җирләнә.
- Туган авылында музее бар.
- Хезмәтләрен Башкорт опера һәм балет театрында (фасадында Евтерпа һәм Терпсихора фигуралары), Михаил Нестеров исемендәге музейда (Уфа), БР милли музеенда, РФ мәдәният министрлыгы музеенда (Мәскәү), Акмулла музеенда (Миякә районы) күрергә була[3].
Гаиләсе
Хатыны Сәкинә, Мөслим районыннан, заводта эретеп ябыштыручы, соңрак сәүдә системасында эшли.
- кызы, улы Вәсил, оныгы Тимур
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
- Зильфат Басыров. Лики людей-лики времени. Каталог (төзүче Светлана Евсеева-Игнатенко). Уфа, 1997.
- Фидаил Мәҗитов. Һәйкәлгә лаек һәйкәлче. «Мәйдан», 2007 ел, № 6.
Сылтамалар
- З.Р. Басыйров Милләттәшләр сайтында [рус.]
- Басыров Зильфат Рауфович [рус.]
- БР рәссамнар берлеге сайты(үле сылтама)