Әхтәм Бәхтизин
Әхтәм Бәхтизин (21 гыйнвар 1897 — 15 август 1943 (46 яшь)) — хәрби эшлекле. Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан, Изге Георгий орденының тулы кавалеры. 1918 елда Башкортстан җирендә партизан хәрәкәтен оештыручылардан. 1918-1919 елларда Көнчыгыш фронтның 2 нче армиясе 28 нче укчылар дивизиясендә рота, батальон командиры. 1927-1934 елларда Казанда Татар-башкорт хәрби мәктәбендә курс командиры. Бөек Ватан сугышында 323 нче укчылар дивизиясе командиры.[1]