Вазыйх Исхаков
Вазыйх Исхаков (Вазыйх Мөхәммәтша улы Исхаков, баш. Вәзих Мөхәмәтша улы Исхаҡов) – язучы. Г. Сәләм премиясе лауреаты (1984). БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981).
Тәрҗемәи хәле
1927 елның 7 октябренда БАССР Бәләбәй кантоны (хәзерге Чакмагыш районы) Туйнаш авылында туган. Җидееллык мәктәпне, Бәләбәйдә авыл хуҗалыгы укуханәсен (1948), Уфада дәүләт университетын (1962) тәмамлый. Туган авылында чакта ат караучы, май заводында бухгалтер, Рәҗәп МТСында һәм Төньяк Ташкент каналы төзелешендә машина йөртүче булып эшли. 1948-1958 елларда хәрби хезмәттә була, анда урта мәктәпне, хәрби училищены тәмамлый, берничә ел офицер булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, «Кызыл таң» газетасында эшли. Университетның 3-че курсыннан кичке бүлеккә күчеп, радиокомитетта мөхәррир булып эшли.
1962-1964 елларда БДУ укытучысы. «Агыйдел» журналында баш мөхәррир урынбасары (1964-1968, 1973 елдан). 1968-1973 елларда язучылар берлеге җаваплы сәркатибе.[1]
Иҗаты
Хәрби хезмәттә чакта ук армия матбугатында мәкалә, очерклар, хикәяләр бастыра. Беренче китабы - «Мулланур Вахитов» (1958, Пермь; «Революционер турында хикәя», 1960, Уфа). Мәскәү, Казан, Пермь, Уфа архивларында эзләнүләргә нигезләнеп язылган, тарихи шәхесләргә багышланган китаплары нәшер ителә: «Хөсәен Мәүлетов» (1964, Казан; «Хусаин Мавлютов», 1961, Пермь), «Ватан улы» (1965, Казан), «Кунгур малае» (1967, Казан), «Комиссар сеңлесе» (1966, Уфа), «Кыннан суырылды кылычлар» (1968, Уфа), Якуп Чанышев турында «Саумы, генерал» (1977, Казан), «Кама егете» (1981, Казан), «Бахтизин» (1982, Уфа). Балалар, үсмерләр өчен дә китаплары бар: «Тәгәрмәч эзләре» (1975), «Әтием утырткан өяңке» (1969), «Җәйге сынау» (1970), «Дулкыннар ярга кага» (1978), «Фазыйләнең ак яулыгы» (1981), «Умырзая – яз чәчәге» (1983), «Яшьлек моңнары» (1985), «Еллар чакыруы» (1986).[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Г. Сәләм премиясе (1984)
- БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981)
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1966)
В.Исхаков премиясе
2007 елдан Чакмагыш районының «Игенче» газетасы мөхәрририяте В. Исхаков исемендәге премия булдыра.[3]
Әдәбият
1. А. Литвин. Мулланур Вахитов турында яңа китап. Совет әдәбияты, 1959, № 9.
2. Г. Ахунов. Вазыйх Исхаковка – 50 яшь. Казан утлары, 1977, № 10.
3. Р. Нәбиев. Революция каһарманы. Казан утлары, 1983, № 3
Чыганаклар
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. [башк.]
Сылтамалар
Башкортстан (белешмәлек) [рус.]