Павлово

Павлово (рус. Павлово) — Россия шәһәре, Түбән Новгород өлкәсенең Павлово районы административ үзәге.

Халык саны — 60 699 кеше (2010).[3]

География

Шәһәр Ука елгасының уң ярында, Түбән Новгороддан 78 километр көньяк-көнбатыштарак урнашкан.

Тарих

Беренче тапкыр 1566 елда Павловский Острог исеме астында телгә алына.

1919 елга кадәр авыл Түбән Новгород губернасының Горбатов өязенә караган. 1919 елда өяз үзәге Горбатовдан Павловога күчерелә, Павлово өяз шәһәре статусын ала, ә өяз исеме Павлово өязе итеп үзгәртелә.

1929 елдан Павлово районы үзәге булып тора.

Халык

1859[4] 1897[5] 1931[5] 1939[5] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[3]
4 624 ~12 400 ~20 600 ~32 400 47 890 63 240 68 353 71 534 64 814 60 699

Милли состав

Милләт 2002[11] 2010[12]
руслар 98,7% 99,0%

Икътисад

Павлово — металл эшкәртү һәм машиналар төзү үзәге.

Автомобиль заводы (ПАЗ автобуслары), слесар-монтаж инструменты заводы, металлдан эшләнгән заводлары, нәфис металлдан ясалган әйберләре заводы.

«Мехинструмент», «Росинструмент» җитештерү берләшмәләре. Сөт заводы, ит комбинаты, һ.б. ширкәтләре.

Галерея

Искәрмәләр

  1. ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/tab-5_VPN-2020.xlsx
  3. 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2014-02-08 
  4. Түбән Новгород губернасы торак урыннар исемлеге, 1863
  5. 1 2 3 http://www.mojgorod.ru/nizhegor_obl/pavlovo/index.html
  6. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-02-08 
  12. 2010 ел сан алу базасы

Тема буенча өстәмә