Луиза Хөснетдинова

Луиза Хөснетдинова (Луиза Фәйзерахман кызы Хөснетдинова, рус. Луиза Файзрахмановна Хуснутдинова) – Россия театр һәм кино артисты. Олег Табаков театрында уйный.

Тәрҗемәи хәле

1973 елның 4 маенда Казанда туган. 1995 елда МХАТ мәктәп-студиясенә (О. Ефремов курсы) укырга керә. Укуын тәмамлагач (1999 ел), Олег Табаков җитәкчелегендәге театр-студиягә («Табакерка») эшкә чакырыла.

Иҗаты

Актрисаның театр сәхнәсендәге беренче зур роле — Авангард Леонтьев куйган «Капкан саен калҗа булмый» (Не всё коту масленица) спектаклендәге Агния роле. Бу рольне ул 15 ел дәвамында башкара. Театрга килгән беренче елларында ук «Хушыгыз һәм кул чабыгыз» (Прощайте… и рукоплещите!), «Билокси-Блюз», «Авантюрачы Феликс Круль гуаһлыгы» (Признания авантюриста Феликса Круля) кебек спектакльләргә кертелә.

Миндаугас Карбаускис («Лицедей»), Евгений Каменькович («Исәпкә алынган мичкәләр» / Затоваренная бочкотара), Александр Марин («Провинция көләмәчләре», «Аркадия», «Брак 2.0»), Елена Невежина («Качу» / Бег), Олег Тополянский («Женитьба») кебек танылган режиссерлар белән хезмәттәшлек итә.

Роза Хәйруллина белән бер труппада чыгыш ясый. А. П. Чехов исемендәге МХТ сәхнәсендә дә рольләр башкара.

Театрдагы рольләре

О. Табаков театры

  • «Гади вакыйга» (Обыкновенная история) — Тафаева;
  • «Секс, ялган һәм видео» — Синтия Бишоп;
  • «Пәнҗешәмбедән пәнҗешәмбегә» — Аделе;
  • «Шикле элемтәләр» — Эмили;
  • «Мин үлгәндә» (Когда я умирала) — Миссис Бандрен;
  • «Бумбараш тирәли» (Страсти по Бумбарашу) — Варя;
  • «Юанша Фредди блюзы» (Блюз Толстяка Фредди) — Диана.

Фильмографиясе

  • «Мамука» (2001 ел);
  • «Шәүлә белән көрәшү» (Бой с тенью) (2004 ел);
  • «Назлы очрашулар» (Нежные встречи) (2009 ел);
  • «Капкан саен калҗа булмый» (ТВ-спектакль, 2011 ел).

Искәрмәләр