Марат Измайлов

Марат Измайлов (Марат Наил улы Измайлов) — спортчы (футбол),  Русия чемпионы (2002, 2004),  Португалия кубогы (2008), суперкубогы (2007, 2008, 2013) иясе. Футбол буенча Россия җыелма такымы әгъзасы (2001 елның сентябреннән).

Тәрҗемәи хәле

undefined
undefined
undefined

1982 елның 21 сентябрендә Мәскәүдә туган. Чыгышы белән Владимир өлкәсе Мәдәнә авылынннан [2]. Марат Измайлов – Мәскәү «Торпедо» футбол командасында тәрбияләнгән спортчы. Мәскәү дәүләт физик тәрбия академиясендә укыган.

Спорт карьерасы

Мәскәү «Локомотив»ы

Һөнәри карьерасын 2000 еллар башында Мәскәү «Локомотив»ының 2- командасында башлый. Бер елдан «Локомотив»ның 1- командасына күчерелә. Анда 2007 елның җәенә хәтле уйный. «Локомотив»та уйнаганда Марат Измайлов Россия чемпионы (2002, 2004), Россия чемпионатының көмеш (2001), бронза (2005, 2006) призлары иясе, Россиянең кубогы (2001) һәм суперкубогы (2003, 2005) иясе була.

Лиссабон «Спортинг»ы

2007 елның җәендә Лиссабонның «Спортинг» командасына арендага бирелә, 2008 елның июленнән әлеге Португалия командасының уенчысы була. «Спортинг» өчен 81 уенда катнаша, 14 туп кертә. Әлеге команда белән Португалиянең кубогы (2008), суперкубогы (2007, 2008, 2013) иясе була.

«Порту»

2013 елның башыннан «Порту» командасына күчә. 13 уенда 1 туп кертә.

«Габала»

2014 елда Азәрбайҗанның «Габала» командасына арендага бирелә. 14 уенда 1 туп кертә. Измайлов керткән туп («Габала»–«Бакы» 3:1) «Габала»га «Европа лигасы»на юл ача.

«Краснодар»

2014 елның җәендә «Краснодар» командасы арендага ала.

Россия җыелмасы

Россия милли командасы өчен 2001 елның сентябреннән уйный. Дебюты – Словения командасына каршы 2002 елгы дөнья чемпионатының сайлап алу туры уены. Россия җыелмасы өчен 2012 елга хәтле 35 уенда 2 туп кертә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Клублар

Чыганаклар

  1. Андрей Баташев. Аллаһ әмере белән һавбек. «Огонек», 2002.
  2. Марат Измайловның шәхси сайты

Сылтамалар

Искәрмәләр