Шәймардан Ибраһимов
Шаһимәрдән Ибраһимов белән бутамагыз.
Ибраһимов Шәймардан Нуриман улы — Татарстан, Башкортстан, Кырым автономияләре төзелгәндә ҮК комитет политбюросы вәкиле.
Пилнә районының Питрәксе авылыннан чыккан Мәскәүдә эшче гаиләсендә туган.
1917 елны – Мәскәүдә Лефортово районы партия оешмасы җитәкчесе, 1918 елны – Мәскәү шәһәре Советы әгъзасы. 1918–21 елларны – Гражданнар сугышында Казанда мөселман пехота курсларында комиссар урынбасары, Көнчыгыш халыкларының коммунистик оешмаларының Үзәк бюросы секретаре. 1921 – Милләтләр наркоматында коллегия әгъзасы. 1923–38 елларны – ВКП(б) Үзәк комитетында, 1926–28 елларны – Төркмәнстан компартиясе ҮК җаваплы секретаре, Моссовет башкарма комитеты әгъзасы, Ленинград шәһәр советы әгъзасы. 1937 елны хуҗалык эшләрендә. КПССның Х–ХVI съездларында, Коминтернның 2 нче конгрессында катнаша.
Кызыл Байрак, Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән. Мәскәү урамнарының берсенә аның исеме бирелгән.
Мәскәүдә Данилов каберлегендә җирләнгән.