Марат Бәшәров

Марат Галимҗан улы Бәшәров (22 август 1974 ел, Мәскәү) – Россия театр һәм кино актёры, ТВ алып баручысы. Россия Дәүләт бүләге иясе (2001). Татарстанның атказанган артисты (2012).

Тәрҗемәи хәле

Марат 1974 елда Мәскәүдә татар эшчеләре гаиләсендә туа.

Башта Мәскәү Дәүләт Университетының юридик факультетында укый, соңрак Щепкин исемендәге Югары театр училищесына керә. Укыганда Марат Никита Михалковның «Утомленные солнцем» («Кояштан арыганнар») фильмында, соңрак шушы режиссерның «Сибирский Цирюльник» («Себер чәчтарашы») фильмында уйный.

2009 елдан ТНТ каналында «Битва экстрасенсов» телетапшыруын алып бара. «Танцы на льду» («Бозда биюләр») телептапшыруында катнаша һәм алып бара.

Татар тантаналарында Марат Бәшәров Габдулла Тукай шигырьләрен укый, татар җырчылары белән татар җырларын башкара, «Татар җыры» бәйгесен алып бара.

Иҗат

Телетапшырулар

  • «Звёзды на льду» («Йолдызлар бозда») – фигурачы Татьяна Навка белән;
  • «Ледниковый период» («Бозлык чоры») – ТВ алып баручысы буларак фигурачы Ирина Слуцкая белән;
  • «Ледниковый период 2» – теле-алып баручы буларак;
  • «Битва экстрасенсов» (ТНТ) – теле-алып баручы буларак;
  • «Лёд и пламень» – теле-алып баручы буларак Анастасия Заворотнюк белән;
  • «Призвание» («Сәләт») – тантана спектакле. Табиб роле, Сергей Шәкүров белән;
  • «Танцы со звёздами» («Йолдызлар белән биюләр») – Россия-1 һәм РТР-Планета каналларында биюче буларак катнаша.

Фильмнар

  • 1998 – Сибирский цирюльник – Полиевский;
  • 1999 – Ворошиловский стрелок – Игорь Зворыгин;
  • 2000 – Свадьба – Мишка Крапивин;
  • 2000 – Тихие омуты – гаишник;
  • 2000 – Идеальная пара – Андрей;
  • 2001 – Гипноз – Евгений;
  • 2001 – Кобра – Кирилл Гриднев;
  • 2001 – Граница. Таёжный роман – лейтенант Иван Столбов;
  • 2002 – Ледниковый период – Саша Каплевич;
  • 2002 – Олигарх – Кошкин;
  • 2002 – Шукшинские рассказы (новелла «Гена Пройдисвет») – Гена Пройдисвет;
  • 2003 – Спас под березами – Хулиган на мотоцикле;
  • 2004 – Моя большая армянская свадьба – Женя;
  • 2004 – 72 метра – капитан-лейтенант Пётр Орлов;
  • 2004 – Холостяки – Гоша Кюрдзидис;
  • 2004 – Гибель империи – Штольц;
  • 2004 – Родственный обмен – Женя;
  • 2004 – Слова и музыка (фильм 2004);
  • 2005 – Сатисфакция – Николай I;
  • 2005 – Охота на изюбря – Дмитрий Неклясов, заместитель Извольского;
  • 2005 – Турецкий гамбит – Гриднев;
  • 2005 – Убойная сила-6: Мыс доброй надежды – Володя;
  • 2005 – Утёсов (телесериал) – Утёсов;
  • 2006 – Ловец ветра – Руслан;
  • 2006 – Изображая жертву – Карась;
  • 2006 – Танкер Танго – Дмитрий Тризняк;
  • 2006 – Главный калибр – Сергей;
  • 2007 – Консервы – Игорь Давыдов;
  • 2007 – 1612 – воевода Новолока;
  • 2007 – Дикари – Мистер;
  • 2007 – День выборов – «Стоматологи»;
  • 2007 – На пути к сердцу;
  • 2008 – Господа офицеры: Спасти императора – Подпоручик Любавин;
  • 2008 – Новая Земля – Толя-слесарь;
  • 2009 – Юленька – Андрей Белов;
  • 2009 – Отдамся в хорошие руки (фильм);
  • 2009 – Деревенская комедия – Костя Пышкин;
  • 2009 – История лётчика – Сергей Филатов;
  • 2009 – На краю стою… – Подполковник Власов;
  • 2010 – Назад в СССР – Антон Родимов;
  • 2010 – В стиле Jazz;
  • 2010 – Индус – Антон Пономарёв;
  • 2011 – Служебный роман. Наше время – Самохвалов;
  • 2011 – На крючке! – Александр;
  • 2011 – Измена – Сергей Романенко;
  • 2011 – Красавчик – Сергей Курлянский;
  • 2012 – Ржевский против Наполеона – Багратион;
  • 2012 – Анна Герман – Валентин Лавришин;
  • 2013 – Думай как женщина – Евгений Новиков.

Тышкы сылтамалар