Динияр Биләлетдинов
Динияр Ринат улы Биләлетдинов — футболчы, Россия җыелма командасының һәм "Спартак" клубының ярым сакчысы.
Тәрҗемәи хәле
Динияр Биләлетдинов 1985 елның 27 февралендә Мәскәүдә туган. Әти-әнисе — Түбән Новгород өлкәсе татарлары. Футбол белән кызыксынуы нәселдән килә. Әтисе, танылган футболчы һәм тренер Ринатның футболга һәвәслеге олы улы Марат һәм урта улы Диниярга да күчкән. Диниярның энесе Данил исә фехтование белән профессиональ шөгыльләнә.
Динияр 2004 елдан бирле Россиянең яшьләр җыелма командасында (Андрей Чернышев җитәкчелегендә) футбол уйный. 2009 елга кадәр төзегән килешү буенча ул "Локомотив" командасы футболчысы була. Тренеры әйтүенчә, Динияр — бик тырыш һәм максатына ирешүче футболчы. Бабасы Сәйяр әйтүенә караганда, бу тырышлыгы аның татар милләтенә хас тырышлык. Динияр әйтүенчә, аның өчен тормышта иң мөһиме — туган-тумачаларының иминлеге һәм якын дусларының дуслыгы.
Футбол уйнаудан тыш, Динияр Мәскәү дәүләт индустрия университетында укый.
Клублар
Гаилә хәле
Әтисе Ринат Билалетдинов (1957), футбол буенча тренер, әнисе Гаделия Габделәхәт кызы, табиб-акушер-гинеколог, косметолог. Ир туганнары: Марат (абыйсы, 1984), Данил (энесе, 1993)[3]
Хатыны Мария (Позднякова), 2011 елда өйләнешкәннәр. Уллары Тимур (21.03.2012)[4][5].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Diniyar Bilyaletdinov // Transfermarkt (ингл.) — 2000.
- ↑ 1 2 Transfermarkt; тикшерү датасы: 19 декабрь 2022; әсәр яки аның атамасы теле: инглиз теле; код футболиста на transfermarkt.com: 16690.
- ↑ Билялетдинов Динияр Ринатович. clubspartak.ru [рус.]
- ↑ Андрон Баландин. Билл Стал отцом. gazeta.ru, 21.03.2012 [рус.]
- ↑ Динияр Билялетдинов: «Семья на первом месте» (По материалам газеты «Татарский мир» №6 (6270) 2006) 2010 елның 26 март көнендә архивланган. [рус.]