Марат Сафин (1980)

Марат Мөбин улы Сафин (tat. lat. Marat Safin) (1980, 27 гыйнвар, Мәскәү)— бөек татар теннисчысы, Россиянең танылган спортчысы, Россиянең Атказанган спорт остасы, элекке Дөньяның беренче ракеткасы (беренче тапкыр Россия тарихында). 2011-2017 елларда Дәүләт Думасы депутаты, Хөрмәт ордены кавалеры.

Төп казанышлар

1997 елдан һөнәр остасы (профессионал).

Беренче зур Марат уңышы – Ачык АКШ чемпионатында 2000 елда җиңү.

2005 елда Ачык Австралия чемпионатында җиңү. Марат финалда Ллейтон Хьюитны җиңә.

2002, 2004 елларда Ачык Австралия ярышының финалы.

Марат русча, испанча, инглизча иркен сөйләшә, бераз татарча, италианча сөйли.

Тәрҗемәи хәл

Марат Сафин татар гаиләсендә 1980 елда Мәскәүдә туган. Аның әнисе – Рәүзә Исланова – күренекле ССРБ теннисчысы 1960-1970 елларда һәм соңрак төп теннис укытучысы.

Маратның сеңлесе – Динара Сафина – мәшһүр теннисчы, Дөньяның беренче ракеткасы да булган.

Марат һәм Динара дөньяның тарихында "Дөньяның беренче ракеткасы" дәрәҗәсенә лаек булган бердәнбер бертуганнар.

Марат 2009 елның 11 ноябрендә проффесиональ карьераны тәмамлый.

2011 елда Дәүләт Думасына Түбән Новгород өлкәсеннән сайланган. 2017 елның 25 маенда үз теләге белән депутат мандатынннан баш тарта[3].

Шәхси очрашулар йомгагы

Куе шрифтлы – АТР рейтингы буенча беренче урынны алган теннисчылар.

2010-01-01