Коноша

Коноша (рус. Коноша) — Архангельск өлкәсендә шәһәр тибындагы бистә, Коноша районының административ үзәге.

Халык саны — 12 432 кеше.[2]

География

Коноша Архангельскидан 632 километр көньяктарак, Вологдадан 262 километр төньяктарак урнаша.

Тарих

Коноша Вологда — Архангельск тимер юлы төзелүе сәбәпле станция янындагы бистә буларак оешты.

1929 елдан Коноша районы үзәге булып тора.

1931 елдан — шәһәр тибындагы бистә.

Халык

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
13 769 13 312 15 327 17 143 12 873 12 432

Милли состав (2002): руслар — 95,9%, украиннар — 1,3%.[9]

Икътисад

Коноша — Төньяк тимер юлының эре төене, Печора тимер юл магистраленең башлангыч пункты.

Тимер юл транспорты һәм урман сәнәгате предприятиеләре.

Галерея