Кубрат хан

Кубрат хан (tat.lat. Qubrat xan, болг. Кубрат, Кробат, Куртъ[1], грек. Χουβρατις, чир. Чумбылат, борынгы төрк. «бүре», 605665) — уногундур кабиләләренә караган болгарлар хакиме. Дуло династиясеннән, VIII—IX гасырлардагы Византия чыганакларында Бөек Болгар дәүләте буларак билгеле кабилә конфедерациясенә нигез салучы һәм беренче хакиме[2][3].

Шул ук вакытта, археолог И.О. Гавритухин раславынча (рус.): «Известен хан В[еликой] Б[олгарии] — Кроват (Коврат), после смерти которого (между 641 и 668) объединение распалось, а составлявшие его народы были подчинены хазарами или бежали. Отождествление с Кроватом хана уногундуров Кубрата, союзника визант[ийского] имп[ератора] Ираклия I, как и связь с В[еликой] Б[олгарией] комплексов круга Перещепинского клада, спорны»[4].

Кубрат — болгар тарихында иң әһәмиятле шәхесләрнең берсе. Ул таркалган кабиләләрне берләштергән, Дунай һәм Идел буенда булачак Болгар дәүләтчелегенә этәргеч биргән зат.

Чыгышы

Чыганакларда искә алу

Кубрат исеме беренче тапкыр Төрки каһанлыгы заманына караган Орхон язмаларында очрый һәм «нигезләүче» мәгънәсенә туры килә. Күчмә халыкларның гадәтләре буенча, һәрбер патшага аның уңышларын тасвирлаган яки хакимлегенең төп нәтиҗәсен билгеләгән исем бирелгән — мәсәлән, Төрки каһанлыгын икенче тапкыр берләштерүче патша исеме Илтериш каһан (Ил — «дәүләт», териш — «оештыручы», каһан яки хан — «патша»).

Кубрат (грек. шулай ук Куврат, Коврат, Кроват; борынгы әрм. Хубраат, Ходбадр, болг. Курт)[3] Никифор Константинопольскийның «Бревиария»сендә (якынча 780–790 еллар), Феофан Исповедникның «Хронография»сендә (810–814 еллар арасында), «Әрмән географиясе»ндә (680 еллар), Дунай Болгары ханнары исемлегендә (IX гасыр ахырында төзелгән) телгә алына[3].

Чагыштырма исемнәр башка чыганакларда да бар: шул исәптән «Кувар» ( Никифор Константинопольскийның «Бревиария»сендәге башка өзекләрдә) — унногундурларның юлбашчысы, Органаның бертуганының улы[3].

Кайбер тикшеренүчеләр Кубрат белән шулай ук Кетрадесны да тәңгәлләштерәләр, ул Никиу (Пшати, Пашати) шәһәренең Копт рухание Иоанн Никиусскийның (VII гасыр) «Хроника»сында искә алына[3]. Ш.Р. Минһаҗев үзенең «Кубрат — Бөек Болгар хакиме һәм Кетрадес — Иоанн Никиусский персонажы» (2012) дигән китабында Иоанн Никиусскийның мәгълүматлары Кубратка карамый дип раслый[5].

Археолог А.В. Комар билгеләвенчә (рус.): «Существуют версии, объединяющие эти биографии (или их части) так, что они относятся к одному или двоим людям. По др[угим] реконструкциям, в поздних источниках имеет место смешение информации о трёх разл[ичных] вождях булгар 7 в. В частности, сюжет о восстании Кувара против авар связывается с историей „Чудес св. Дмитрия Солунского“ о Кувере (предположительно ещё один сын К[убрата] […]), возглавлявшем в Аварском каганате область, населённую несколькими объединениями (в том числе сирмисианами, выведенными аварами из Визант[ийской] империи), восставшем против авар и затем уведшем своих людей под Фессалоники»[3].

Төп мәгълүматлар

Төгәл туган һәм үлгән еллары чыганакларда сакланмаган.

undefined

Чукындырылуы

Константинополь патриархы Никифор I Исповедникның «Бревиария»сендә хәбәр ителгәнчә, ниндидер «һун халкы патшасы» үзенең аксакаллары һәм кораллы көчләре белән бергә Константинопольгә, христианлыкка мөрәҗәгать итү өчен, Император Ираклий I-гә үтенеч белән килә. Император «һуннарны» бик теләп кабул итә һәм барысын да «Илаһи купель»дә чукындыра: Византия (ромей) архонтлары «Һун аксакаллары»н, ә архонтларның хатыннары аларның хатыннарын кабул итә. Моннан тыш «һун» аксөякләре вәкилләренә император бүләкләре һәм мактаулы исемнәре бирелә. Ә «Һун халкының патшасы»на император патрикий титулын бирә һәм «Һуннар иленә зур илтифат белән җибәрә»[6]. Бу пассаж Болгар ханы Кубратның әтисенең кардәш ир туганы Органаның чукынуын тасвирлый, дигән фикер дә бар[7].

Иоанн Никиусскийның «Хроника»сында Кетрадес (фаразланган Кубрат) — Куернакның (фаразланган Органа)[3] бертуганының улы —чукындырылган һәм Константинопольдә христианлыкта тәрбияләнгән, император сараенда үскән, дип күрсәтелә[8]. Алга таба ул Ираклий I тарафыннан патрикий титулына лаек була һәм христиан патшасы сыйфатында чыгыш ясый. «Изге һәм тормыш сулышы өрүче чукындыру нәтиҗәсендә, ул барлык кыргыйларны һәм мәҗүсиләрне җиңә», — дип язган Иоанн Никиусский[8].

Сәяси һәм хәрби эшчәнлеге

634 һәм 640 еллар арасында Кубрат аварлар хакимлегеннән азат була[3].

Үз идарәсе астында берничә кабиләне VIII—IX гасырлардагы Византия чыганакларында Бөек Болгария (Бөек Болгар иле) буларак билгеле булган берлеккә туплый.

Иоанн Никиусскийның «Хроника»сында Кетрадес (фаразланган Кубрат), Ираклий I үлгәннән соң Мартинаны уллары белән Византия тәхетенә утыртуның тормышка ашырылмаган планы тарафдары итеп күрсәтелә[3].

«Кубратның үлеменнән соң, Византия императоры Константа II-нең (641—668) хакимлеге ахырына таба, 660—665 еллар булырга мөмкин, — дип күрсәтә А. В. Комар, — ул җитәкләгән берләшмә таркала; бер өлеше К[убрат]ның улы Батбаян белән хәзәрләргә буйсына, башкалары күченәләр, шулар исәбендә Дунайда Беренче Болгар ханлыгын нигезләгән К[убрат]ның икенче улы — Аспарух урдасы да»[3].

Фаразланган җирләнгән урыны

Кубратның фаразланган кабере 1912 елда Полтава өлкәсенең Перещепино авылы янында табылган.

undefined

Перещепино хәзинәсе

Патриарх Никифор тарафыннан хәбәр ителгән мәгълүматны 1912 елда бүгенге Украина байрагы Украинаның Полтава шәһәре янындагы авылда табылган Перещепино хәзинәсе раслый. Хәзинәдә, шул чорга караган 75 кг авырлыктагы 800 данә тирәсе алтын һәм көмеш әйберләре арасында, Византиядә һәм Көнбатышта билгеле булган Кубратның Ираклий I (ингл.) сараенда югары статусын күрсәткән грек телле титулы «ΧΟΒΡΑΤΟΥ ΠΑΤΡΙΚΙΟΥ», ягъни «Кубрат патриций тамгасы» язуы уелган балдак һәм сабында хач рәсемнәре булган зиннәтле кылыч булуы күрсәтә.

Сәясәтче һәм гаскәри

Оста сәясәтче һәм талантлы гаскәр башлыгы булган Кубрат үзәкләштерелгән дәүләт төзи алган, шул чор чыганакларында бу дәүләт хаклы рәвештә «Бөек» дип зурлап йөртелгән.

Бөек Болгар иле Азак буе, Донның түбәнге агымындагы һәм Таман ярымутравындагы җирләрне биләп торган. Башкаласы Тамандагы элекке грек шәһәр-порты Фанагурис (Фанагория) булган. Таматархан да зур шәһәрләрдән саналган, соңрак рус чыганакларында ул Тмутаракань исеме белән мәгълүм.

Кубратның үлеме

Кубрат VII йөзнең 50 нче еллар ахыры — 60 нчы еллары башында үлгән (кайберәүләр иртәрәк, төгәлрәк вакытны күрсәтәләр — 642 елда, диләр). Аның үлеме чынында үзе төзегән берләшмәнең яшәүдән туктавына китергән.

Кубрат ханның уллары

undefined

Византия монахы Феофан Исповедник 810815 елларда теркәп калдырган елъязмасында бер борынгы болгар риваяте китерелә. Анда язылганча, Кубратның биш улы булган. Ул аларга беркайчан бер-берсеннән аерылмаска, башкалар өстеннән хаким булу һәм коллыкка төшмәс өчен һәрвакыт бердәм яшәргә васыять итеп калдырган. Бу риваять соңрак көнбатышта киң тарала. Анда шундый бер хикәя китерелә:

« ...менә хан үләр алдыннан улларын үз янына чакырта, аларга бер бәйләм сыек тал чыбыгы биреп, һәркайсына шул бәйләмне сындырып карарга боера. Берсе дә булдыра алмый. Шуннан соң хан бәйләмнән бер чыбык суырып ала да җиңел генә сындырып бирә. Менә, ди ул, бәйләмне яшь, көчле кеше дә сындыра алмады, ә аерым бер чыбыкны үлеп ятучы хәлсез карт та сындырды. Тормышта да нәкъ шулай: бергә тупланган болгарларны беркем җиңә алмас, ә аерылган һәр урданы дошман җиңәр һәм үзенә буйсындырыр... »

Риваятьтә Кубрат улларыннан өчесенең исеме аталган: өлкәне — Батбай, икенчесе — Котраг , өченчесе — Аспарух (ике кечесенең исемнәре күрсәтелмәгән булса да, башка чыганаклардан аларның исемнәре Кубер һәм Әлчек булуы билгеле). Гомумән, ханның биш улы турындагы риваять Бөек Болгар илендә булган биш этник төркем, биш эре кабиләне гәүдәләндерә.

  • Өлкән улы Батбаян, әтисенең васыятен үтәп, Бөек Болгариядә калган, әмма, абыйлары аерым кабиләләр белән киткәннән соң, хәзәрләрнең һөҗүменә каршы тора алмый һәм алар тарафыннан буйсындырыла. Феофан Исповедник сүзләренчә, аларга салым түләргә вәгъдә бирә (рус.):

Старший сын, по имени Ватваян, соблюдая завещание отца поныне остался в земле своих предков». «Когда они таким образом разделились на пять частей и стали малочисленны, то хазары, великий народ, вышедший из Верзилии самой дальней страны первой Сарматии, овладел всею Запонтийскою Болгариею до самого Понта, и сделавши данником старшего брата Ватвайя, начальника первой Болгарии, поныне получает от него подати[9].

undefined
  • Аның янәшәсендә, Донның икенче ярында, котраглар (кутригурлар) кабиләсе белән өлкәнлек буенча икенче улы Котраг урнашкан. Күрәсең, болгарларның нәкъ менә шушы ике өлеше соңрак Урта Идел буенда билгеле була: Идел буе Болгар дәүләте шунда барлыкка килә.
  • Өченче улы Аспарух утигурлар кабиләсен җитәкли. Мирас итеп ул Бөек Болгар иленең Кара диңгез яр буйларының төньяк-көнбатыш өлешендә яткан көнбатыш өлешен ала. Дунай елгасының сул ярыннан Көньяк Добруджа һәм Мёзиягә бәреп керә башлый. Җирле славян кабиләләре белән союз төзеп, Византия белән уңышлы сугыш алып бара һәм император Константин IV не җиңгәннән соң Болгария дәүләтен төзи.
  • Кубратның дүртенче улы — Бөек Болгариянең төньяк-көнбатыш өлеше (Добруджа) хакиме, Феофан Исповедник сүзләренчә (рус.):

Покорясь кагану аварскому, остался с народом своим в Паннонии аварской.

Төрле мәгълүматлар буенча, ул Кубер (яки Кувер) исемен йөрткән. Кубер турындагы барлык мәгълүматлар Изге Димитрий Солунскийның могҗизалары турындагы агиографик җыентыкта бар. Кубер авар хакимлегенә каршы баш күтәрергә һәм Паннонияне үзенә буйсындырырга омтыла, ләкин булдыра алмый. Соңыннан ул көньякка таба хәрәкәт итә һәм хәзерге Македония территориясендә урнаша, Византиягә буйсына. VIII гасыр башында төзелгән «Мадар җайдагы» һәйкәленең язмалары арасында Тервел сүзләре бар:

Но мои дяди не поверили безносому императору и ушли в свои селения[10].

Бу вакыйгалар якынча 704 елга карый, ул вакытта Юстиниан II Тервелга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, хакимиятне кире кайтарырга тырышып караган. Чыганакларга караганда, ул шулай ук Кубратның дүртенче улы җитәкчелегендәге Бөек Болгар иленнән чыккан болгарлардан ярдәм сораган[9][11].

  • Феофан Исповедник сүзләренчә, Кубратның бишенче, иң кече улы:

Другой, пришедши в Пентаполис при Равенне, покорился царям христианским[9][12].

Ул хәзерге Италия территориясендә лангобардлар дәүләтендә урнаша[13]. Хәзерге вакытта тарихчылар кече улының исеме Альцек (Әлчек) булган дип фаразлый. Аның турында мәгълүматлар Фредегар хроникасында бар. Тарихчы Павел Диакон болгарларның Беневент районына күченү тарихына тулы бер параграф багышлый: юлбашчы Альцек җитәкчелегендә болгарлар Италиягә лангобардлар короле Гримоальд (662-671) янына киләләр, ул аларны үзенең улы Ромуальд янына Беневентка җибәрә. Болгарлар Сепин, Бовиан һәм Инзерния шәһәрләрендә төпләнеп калалар[14]. Павел Диакон Альцек болгарларының кайдан килеп чыгуын хәбәр итмәсә дә, Альцек Кубратның бишенче улы булган дип санала. 1987 елдан Италиянең күрсәтелгән районнарында болгар некропольләре табылган[12].

Хәтирә

Антарктикадагы Көньяк Шетланд утраулары (ингл.) архипелагына кергән Смоленск утравындагы (ингл.) 140 метр биеклегендәге пиктау түбәсе Кубрат Кабере (ингл.) дип исемләнгән.

Документаль фильмнар

Искәрмәләр

  1. Комар А. В. Ранние хазары в Северном Причерноморье (постановка проблемы)
  2. Шеуджен, Фатима. Где была великая Болгария? Как Фанагория стала столицей булгаров. 27 гыйнвар 2025 тикшерелде.
  3. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Комар А. В. Кубрат // Большая российская энциклопедия
  4. Гавритухин И. О. Великая Болгария // Большая российская энциклопедия
  5. Мингазов Ш. Р. Кубрат — правитель Великой Болгарии и Кетрадес — персонаж Иоанна Никиусского. — Казань: Издательство «ЯЗ», 2012. — 40 с.
  6. Nicephorus, Saint, Patriarch of Constantinople. Short history. — Washington, D.C.: Dumbarton Oaks, Research Library and Collection, 1990. — С. 48—51. — 247 с. — ISBN 0-88402-184-X, 978-0-88402-184-1.
  7. Залесская В. Н. Византийские дары // Кубрат хан хәзинәләре. Сокровища хана Кубрата. The treasures of khan Kubrat. Каталог выставки (на татарском, русском и английском языках)/ Коллектив авторов; под общей науч. ред. М. Б. Пиотровского. — Санкт-Петербург: АО «Славия», 1997. — С. 74.
  8. 1 2 Bulgarica. Время и пространство Болгарской цивилизации: Атлас / Гл. ред. Р. С. Хакимов, науч. ред. и сост. Ф. Ш. Хузин. — Москва — Казань: Издательство «Феория», 2012. — С. 152.
  9. 1 2 3 Хронография Феофана Исповедника по переводу версии О. Бодянского, 1854 год
  10. Мадарские надписи с парал. переводом
  11. Тервел — тема для кандидат-студентов. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 сентябрь 2007. Архивировано из оригинала 1 май 2009 года.
  12. 1 2 Златарски В. История, I, 1, с. 173.
  13. Мингазов Ш. Р. Наследники Великой Болгарии в Западной Европе // Филология и культура. Philology and Culture. — 2012. — № 1 (27). — С. 201—207.
  14. Павел Диакон. История лангобардов (книга V, глава 29).

Әдәбият

  • Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.
  • Мингазов Ш. Р. Кубрат — правитель Великой Болгарии и Кетрадес — персонаж Иоанна Никиусского. — Казань: Институт истории АН РТ, 2012.
  • Николаев В. В. Чуваши. Этническая история и традиционная культура, Москва, 2000.
  • Николаев В. В. История предков чувашей. XXX в. до н. э. в. — XV в.н. э., Чебоксары, 2005.
  • Повесть временных лет. М.-Л., 1950. Ч. 1-2; Полное собрание русских летописей. М., 1949. Т. 2; М., 1962. Т. 1, вып. 2.
  • Сиротенко В. Т. Введение в историю международных отношений в Европе во второй половине IV — начале VI вв. Часть I. Источники. Пермь, 1973.
  • Сиротенко В. Т. История международных отношений в Европе во второй половине IV — начале VI в. Пермь, 1975
  • Коллективная монография «Сокровища хана Кубрата. Перещепинский клад» В. Н. Залесская, З. А. Львова, Б. И. Маршак и др. Гос. Эрмитаж. — СПб. : Славия, 1997. — 335 с