Котраг
Котраг яки Кодраг, Көдрә хан, Котраг балтавар, Котраг илтәбәр (tat.lat. Qotrag) (VII гасыр) — Идел буе Болгарына нигез салучы, Татарстан җирендә беренче дәүләтчелек булдыручы дип санала. Бөек Болгар илен нигезләүче Кубрат ханның икенче улы. Дунай буе Болгарына (Беренче Болгар патшалыгы) нигез салучының — Аспарухның бертуган абыйсы. Кутригур кавеме.
Тәрҗемәи хәле
Котраг — Бөек Болгар иле хакиме Кубрат ханның икенче улы[1].
Кубрат ханның вафатыннан соң (якынча 650 елларда — 660 еллар башында вафат була) аның уллары (Аспарух, Батбаян һәм башкалар) болгарларның бердәмлеген саклап кала алмыйлар: Бөек Болгар иленең таркалуы башлана. Башта Бөек Болгар иле Бабаян һәм Аспарух җитәкчелегендәге ике кабилә берләшмәсенә таркала. Беренчесенә Бөек Болгар иленең көнчыгыш өлеше (Донның түбән агымы буенча җирләр), икенчесенә көнбатыш өлеше бирелә[2].
Хәзәрләр белән сугышта җиңелү (650—660) һәм гарәпләрнең талау яулары аерым Болгар кабилә төркемнәренең Дунай, Дон, Идел һәм башка җирләренә күченүен тизләтә[3].
660 елларда хәзәрләр басымы нәтиҗәсендә Аспарух болгарлары Дунайга китәләр, Дунай Болгар иле дәүләтен төзиләр. Батбаян ханның Урдасы Азов буенда кала һәм хәзәр хакимиятен кабул итә. Җиңелгән болгарларның күпчелеге («кара болгарлар») Азов һәм Кубань буенда кала һәм хәзәрләргә буйсына, ясак түли. Хәзәр каһанлыгы Каспий-Кара диңгез төбәгенең гегемонына әверелә[4].
Феофан Исповедник сүзләренчә, Котраг үзенең кабиләсе белән Бөек Болгар иле территориясенә күченә:
... аның Танаиска күчкән икенче улы Котраг абыйсы каршына килеп урнаша[5].
Мәңгеләштерү
2022 елның 30 июлендә Чуашстанның Шомырша районы (Татарстанның Чүпрәле районы белән чик янында)[6], 2023 елның 16 гыйнварында Самара өлкәсенең Ширяево авылы территорияләрендә Идел буе Болгарына нигез салучы Котрагка һәйкәл куела[7][8].
Искәрмәләр
- ↑ Смирнов А. П. Волжские булгары. — М.: Государственный исторический музей, 1951. — С. 9.
- ↑ Шеуджен, Фатима. Где была великая Болгария? Как Фанагория стала столицей булгаров. 31 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ Забытая империя хазар (рус.). topwar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2025.
- ↑ История Татарстана(Волжская Булгария, Казанское ханство) (2014-04-18). 31 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ Дон.
- ↑ Открытие памятника великому предку чувашского народа, основателю Волжской Булгарии, скульптурной композиции «Котраг на коне»
- ↑ В Самарской области установили памятник основателю Волжской Булгарии (рус.). ГТРК «Самара» (16 гыйнвар 2023).
- ↑ В Ширяево с площадки Поповой горы демонтируют памятник хану Котрагу. 23 гыйнвар 2025 тикшерелде.