Иван Аношин

Иван Аношин (рус. Иван Семёнович Аношин, 17 ноябрь 1904(19041117), Шепелёвка[1], Сарытау губернасы, Рәсәй империясе — 1 сентябрь 1991, Мәскәү), Совет фирка‑дәүләт эшлеклесе. Генерал‑лейтенант (1945).

ССРБ һәм РСФСР ЮШның 1‑че һәм 2-че чакырылыш депутаты.

Тәрҗемәи хәле

крестьян гаиләсендә туган. 10 яшьтән таза тормышлы крестьяннарда көтүче, батрак булып эшләгән. Башлангыч мәктәпне тәмамлаган.

1919-1926 елларда комсомол ячейкасы сәркатибе, комсомолның вулыс комитеты җаваплы сәркатибе. 1926 дан Кызыл Гаскәрдә, ББСИ чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, аннары (1930 га хәтле) фирканең Махачкала шәһәр комитетында эшли. 1930-32 елларда ВКП(б)ҮК каршысындагы Кадрлар әзерләү институтында укый. 1932—35 елларда БК(б)Фнең Чита шәһәр комитетында бүлек мөдире. 1937 дә Кызыл профессура икътисад институтын тәмамлый. 1938 дән алып — Идел буе алманнары АССРы БК(б)Ф өлкә кәмититенең, 1939 ның ноябреннән башлап Башкортстан өлкә кәмититенең беренче сәркатибе. 1943 дә Фрунзе ис. Хәрби академиясе каршысындагы Махсус курсларны тәмамлый, аннары хәрәкәттәге әрмедә: 37‑че гаскәрнең Хәрби шурасы әгъзасы, 3‑че Украина фронты, Мәскәү хәрби округынең сәяси идарәлекәре җиткәчесе. 1947—68 елларда Одесса хәрби округы гаскәре командиры урынбасары, Ерак Көнчыгыш хәрби округынең Хәрби шурасы әгъзасы, ССРБ КК Генераль штабы Хәрби‑топография идарәлеге башлыгы урынбасары. 1939—52 елларда БК(б)Ф Үзәк ревизия комиссиясе әгъзасы. 1968 елдан пинсәдә.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Тема буенча өстәмә