Григорий Растёгин
Григорий Растёгин (рус. Григорий Семёнович Растёгин, 1902, Лаеш, Сембер губернасы — 30 ноябрь 1971, Сембер), Совет фирка-дәүләт эшлеклесе.
Югары фирка мәктәбен тәмамлаган (Мәскәү, 1941). 1926 дан БК(б)Ф әгъзасы. 1931 дән Самар һәм Сембер шәһәрләрендә, Урта Идел парахутчылыгының сәяси бүлегендә фирка эшендә. 1937 нең октябреннән башлап БК(б)Ф Сембер шәһәр комитетынең беренче сәркатибе, 1939 ның гыйнвар-ноябрендә — БК(б)Фнең Башкортстан өлкә комитеты беренче сәркатибе, 1939-1941 елларда БК(б)Ф ҮК әгъзалыгына кандидат. 1940 ның гыйнвар-мартында БК(б)Фның Куйбышев өлкә комитеты икенче сәркатибе. Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1946 дан — Семберның ВКП(б) Сталин, Ленин район комитетларынең беренче сәркатибе, 1953 нең августыннан — СБКФ Сембер өлкә комитетынең фирка комиссиясе әгъзасы.
Чыганаклар
- Башкорт энциклопедиясе 2016 елның 31 март көнендә архивланган.
- Коммунистлар фиркасе һәм Шуралар берлеге тарихы буенча белешмәлек 1898-1991