Борис Нимвицкий
Борис Нимвицкий (рус. Борис Николаевич Нимвицкий, 8 декабрь 1885, Везенберг, Эстляндия губернасы, Рәсәй империясе — 25 май 1969[2]., Мәскәү, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) — Совет дәүләт-партия эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле
Дворян гаиләсендә туган. 1903 елдан РСДЭФ әгъзасы. Өфе, Казан, Петроградта инкыйлаби хәрәкәттә катнашкан. 1907-14 елларда эмиграциядә. Февраль инкыйлабыннан соң Колпино, Петроград эшче һәм солдат депутатлары шуралары, РСДЭ(б)Фнең Петроград комитеты әгъзасы, Колпино инкыйлаби комитеты рәисе. Оештыру җыелышының бәлшәвикләр фракциясе әгъзасы. 1918 елдан башлап Өфе губерна ХХШы рәисе урынбасары, Өфе губерна инкыйлаби комитеты рәисе. 1919 елның гыйнвар-февралендә Башкорт хөкүмәте һәм Башкорт корпусының Совет хакимияте ягына чыгуы турында сөйләшүләрдә катнаша. 1920-21 елларда РК(б)Фнең Өфе губерна комитеты сәркатибе, 1923 елда РК(б)Фнең Башкортстан өлкә комитеты сәркатибе. 1923-33 елларда игенчелек халык кәмисәриятендә, ХХШда, РСФСР эшче-крестьян инспекциясендә эшли. 1933 елдан пинсәдә, Мәскәү югары уку йортларында укытучы булып эшли.
Чыганаклар
- Башкорт энциклопедиясе 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Урал тарих энциклопедиясе 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Башкирская энциклопедия (рус.) — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1
- ↑ Башҡорт энциклопедияһы — Нимвицкий Борис Николаевич(үле сылтама) [Тикшерелгән 6 декабрь 2020]