Уфа губернасы

Уфа губернасы (рус. Уфи́мская губе́рния, баш. Өфө губернаһы) — Россия империясенең, Россия республикасының һәм РСФСРның административ берәмлеге[2].

Беренче тапкыр Екатерина IIнең 1781 елның 23 декабрендәге указы нигезендә Уфа наместниклыгы (3.1.1782) буларак оештырыла . Аннан соң, Оренбург губернасының бүленүе нәтиҗәсендә, Александр IIнең 1865 елның 5 (17) маендагы указы буенча Уфа губернасы барлыкка килә. 1922 елда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты декреты нигезендә таркатыла. Губерна шәһәре — Уфа.

География

undefined

Төньяктан — Нократ һәм Пермь, көнчыгыштан — Оренбург, көньяктан — Самара һәм Оренбург, көнбатыштан Казан губерналары белән чиктәш була. XX йөз башында гомуми мәйданы 122 005 км² тәшкил иткән территориясендә 2 567 мең кеше яши.

Тарих

Административ бүленеш тарихы

Уфа губернасы 1891–1892 еллардагы ачлык вакытында җитди зыян күргән 17 төбәк исәбендә була.

Совет чоры

1917 елның октябрь/ноябрь айларында Совет хакимияте урнаштырыла. 1918 елның июненнән июленә кадәр Учредительләр җыены әгъзалары комитетының Халык армиясе һәм Чехословакия корпусы частьлары контроленә күчә.

1919 елның 20 мартында «Үзәк Совет хакимиятенең Башкорт хөкүмәте белән Совет Автономияле Башкортстан турында килешү» төзелә һәм Чиләбе өязенең 20,7 мең башкорт халкы яшәгән Катай, Сарт–Калмык, Сарт–Әбдрәшит һәм Карасев волостьларыннан (хәзерге Курган өлкәсенең Сафакүл һәм Әлмән районнары, 1919 елга кадәр — Сарт–Калмык һәм Катай волостьлары) Кече Башкортстанның Ялан кантоны оештырыла. Башка документларда шулай ук Нөгеш, Яңа Петровский волостьлары телгә алына[4].

1919 елның 20 мартында Уфа губернасының Бөре өязенең көньяк-көнбатыш өлеше, Стәрлетамак өязенең төньяк-көнчыгыш өлеше яңа оешкан Автономияле Совет Башкорт Республикасы составына кертелә.

1919 елның мартында Кече Башкортстан эчендә төзелгән Автономияле Башкорт Совет Республикасы составындагы Уфа губернасының Златоуст өязенең Екатерина (Ямаш), Иске Балакатай, Балакатай, 2 нче Айлы волостьлары, шулай ук Красноуфимск өязенең Белянкинский (Белянков) волосте[5] Кущин (Белянка, Екатерина, Иске Балакатай волостьлары) һәм Дыуан (2 нче Айлы, Балакатай волостьлары) кантоннарына — Кече Башкортстан территориясендәге административ берәмлекләр составына кетелә[5]. Бу волостьларның территориясе хәзерге Башкортстан Республикасының Балакатай районы җирләре белән тулысынча диярлек тәңгәл килә. 1919 елның 19 октябрендә губернага Оренбург губернасының Верхнеуральск өязе кушыла, соңрак, 1920 елның 20 августында, ул Чиләбе губернасына тапшырыла[2].

1920 елның 12 августында Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты «Уфа губернасының Стәрлетамак шәһәрен Башкортстан Республикасы территориясе составына кертү турында»гы декреты имзалана.

Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык комиссариатының 1920 елның 27 маендагы карары нигезендә Уфа губернасының Минзәлә өязе Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы составына кертелә.

1922 елның 14 июнендә Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитетының «Автономияле Башкорт Социалистик Совет Республикасы чикләрен киңәйтү турындагы» декреты нигезендә Уфа губернасы таркатыла. Аның территориясе Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы составына кертелә: «Кече Башкортстан белән Уфа губернасы кушыла, Зур Башкортстан белән нигездә Уфа губернасы вәкилләре җитәкчелек итә»[6].

Административ бүленеш

Өяз Өяз шәһәре Өяз шәһәренең гербы Мәйдан, кв. чакрым Халык саны
1 Бәләбәй Бәләбәй 22 162 368 201
2 Бөре Бөре 24 614,8 428 761
3 Златоуст Златоуст 18 455,7 129 194
4 Минзәлә Минзәлә 11 640,6 391 868
5 Стәрлетамак Стәрлетамак 18 692,2 331 949
6 Уфа Уфа 17 184 375 718
undefined
undefined
undefined

Халык

Чикләре Уфа губернасы белән тулысынча диярлек тәңгәл килгән Уфа наместниклыгының халкы, Златоуст өязенең көнчыгыш өлешенең беразын исәпкә алмаганда, 303 463 кешедән тора.

  • 1865 елда 1 291 018 кеше була, аларның 49 444 е шәһәрдә яши;
  • 1897 елда халык саны 2 220 497 кешене тәшкил итә, аларның 108 465 е шәһәр кешесе була;
  • 1900 елда шәһәрләрдә 116 708 кеше, авылларда 2 303 944 кеше яши, гомуми халык саны 2 420 652 җитә.

15 891 нәселле дворян (аларның күбесе шәҗәрә кенәгәләренә теркәлмәгән мөселман кешеләре); 5620 православие, 20 852 мөселман һәм 85 башка дин рухание; 1393 мактаулы граждан, 5137 сәүдәгәр, 64 591 мещан, 1 029 545 крестьян; 1 104 379 башкорт, типтәр һәм мишәр; 167 862 хәрби сословие вәкиле (запастагы регуляр гаскәрләр, казаклар һәм аларның гаиләләре), 5297 башка катлау вәкиле исәпләнә.

1899 елда 1 070 872 рус, 1 200 194 башкорт, татар һәм мишәр, 108 934 чуаш, чирмеш, мордва һәм вотяк, 3140 башка милләт кешесе яши. Руслар бөтен губерна буйлап таралса да, аларның күпчелеге Уфа һәм Минзәлә өязләрендә туплана. Губернада рус халкы нык арта: мәсәлән, 1865 елда ул барлык халыкның 36 %ын, 1899 елда 45 %ын тәшкил итә. Татарлар Минзәлә, Бәләбәй һәм Уфа өязләрендә яши; башка өязләрдә алар аз теркәлә. Төбәкнең борынгы халкы буларак, башкортлар, типтәрләр һәм мишәрләр, Минзәлә өязенең иң көнбатыш өлешеннән тыш, бөтен җирдә тарала. Алар аеруча Бөре, Бәләбәй һәм Стәрлетамак өязләрендә туплана. Чуашлар көньякта, чирмешләр губернаның төньяк-көнбатыш өлешендә яши, аларның төп массасы (62,1 %) Бөре өязендә була. Мордвалар — көньякта, вотяклар Бөре өязендә яши. 1899 елда 1 070 555 православие динене вәкиле, 5133 диндәш (рус. единоверцы), 18 628 иске йолачы (рус. раскольник), 1631 католик, 1038 лютеран, 1 212 542 мөселман, 811 яһүд, 110 314 мәҗүси исәпләнә. Гыйбадәт кылу биналарыннан — 131 таштан төзелгән һәм 221 агачтан корылган православие чиркәве; 2 ирләр һәм 3 хатын-кызлар монастыре; 128 кәшәнә; 8 диндәшләр чиркәве, 1 ирләр монастыре; 1 Рим католиклары чиркәве; 1 протестант чиркәве; 1 644 мәчет була. Мәҗүсилек удмуртлар (вотяклар), чуашлар һәм марилар (чирмешләр) арасында сакланып кала. Алар күбесенчә Бөре өязендә яши, Златоуст өязендә бөтенләй теркәлмиләр.

1897 елгы җанисәп буенча туган телләренә бәйле рәвештә исәпләнгән халык саны[7]:

Өяз Башкортлар Руслар Татарлар Марилар Чуашлар Мишәрләр һәм типтәрләр Мордвалар Удмуртлар
Тулаем губернада 899 910 кеше 839 636 кеше 184 817 кеше 80 608 кеше 60 616 кеше 20 957 һәм 39 955 кеше 37 289 кеше 22 507 кеше
Бәләбәй 284 кеше 4 338 кеше 788 кеше 7 442 кеше 31 443 кеше 2 604 һәм 6 894 кеше 10 536 кеше 623 кеше
Бөре 262 264 кеше 141 344 кеше 2 339 кеше 66 341 кеше 68 кеше 2 069 һәм 440 кеше 44 кеше 21 216 кеше
Златоуст 51 345 кеше 121 650 кеше 1 953 кеше 11 кеше 2 812 һәм 4 945 кеше 2 312 кеше 3 кеше
Минзәлә 123 052 кеше 123 749 кеше 107 025 кеше 2 739 кеше 3 154 кеше 1 һәм 14 875 кеше 4 608 кеше 22 кеше
Стәрлетамак 115 796 кеше 132 489 кеше 20 193 кеше 117 кеше 23 882 кеше 12 295 һәм 3 800 кеше 15 963 кеше 121 кеше
Уфа 114 493 кеше 229 808 кеше 4 523 кеше 3 826 кеше 2 058 кеше 1 176 һәм 9 001 кеше 3 826 кеше 516 кеше

1920 елгы халык санын алу буенча Уфа губернасының милли составы: башкортлар— 40,13 % (807 213 кеше), руслар — 39,48 % (794 131 кеше), татарлар — 5,17 % (103 928 кеше), марилар — 4,22 % (84 809 кеше), украиннар — 2,84 % (57 024 кеше), чуашлар — 2,38 % (47 929 кеше), беларуслар — 1,65 % (33 115 кеше), мордвалар — 1,46 % (29 433 кеше), удмуртлар — 1,23 % (24 686 кеше)[8].

Губерна җитәкчеләре

Губернаторлар

Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме Титул, чин, дәрәҗә Вазифаны биләү вакыты
Нелидов Григорий Васильевич хакыйкый статский советник
18??–1828
Аксаков Григорий Сергеевич хакыйкый статский советник
11.06.1865–20.01.1867
Ушаков Сергей Петрович хакыйкый статский советник
19.02.1867–24.03.1873
Щербатский Ипполит Фёдорович хакыйкый статский советник
24.03.1873–02.07.1876
Левшин Владимир Дмитриевич хакыйкый статский советник
02.07.1876–29.02.1880
Шрамченко Павел Платонович хакыйкый статский советник
20.04.1880–22.11.1881
Щепкин Николай Павлович хакыйкый статский советник
23.01.1882–22.07.1883
Полторацкий Пётр Алексеевич камергер, хакыйкый статский советник
22.07.1883–16.02.1889
Норд Лев Егорович генерал-майор
10.03.1889–19.01.1894
Логвинов Николай Христофорович хакыйкый статский советник
17.02.1894–29.10.1896
Богданович Николай Модестович хакыйкый статский советник
29.10.1896–28.05.1903
Соколовский Иван Николаевич генерал-майор
28.05.1903–24.11.1905
Ключарёв Александр Степанович хакыйкый статский советник
24.11.1905–28.02.1911
Башилов Пётр Петрович хакыйкый статский советник
28.02.1911–1917

Губерна дворянлык башлыклары

Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме Титул, чин, дәрәҗә Вазифаны биләү вакыты
Стобеус Виктор Яковлевич отставкадагы штабс-ротмистр
05.05.1865–24.07.1870
Новиков Валентин Аполлонович камер-юнкер дәрәҗәсендә, коллегия киңәшчесе (хакыйкый статский советник)
02.07.1871–20.06.1880
Кугушев Александр Иевлевич кенәз, коллегия киңәшчесе (хакыйкый статский советник)
20.06.1880–21.01.1890
Зеленцов Платон Александрович хакыйкый студент
14.06.1890–29.10.1891
Листовский Александр Степанович коллегия киңәшчесе
11.03.1893–24.02.1899
Кугушев Александр Александрович кенәз, коллегия асессоры
24.06.1899–1914
Новиков Аполлон Валентинович хакыйкый статский советник
1914–1917

Вице-губернаторлар

Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме Титул, чин, дәрәҗә Вазифаны биләү вакыты
Беляев Василий Петрович хакыйкый статский советник
11.06.1865–16.05.1869
Сидоров Аркадий Андреевич статский советник (хакыйкый статский советник)
16.05.1869–26.01.1874
Лихарев Павел Николаевич коллегия киңәшчесе (статский советник)
08.02.1874–02.01.1876
Бестужев Михаил Петрович надворный советник (коллегия киңәшчесе)
23.01.1876–16.09.1882
Румянцев Александр Петрович статский советник (хакыйкый статский советник)
24.09.1882–27.12.1890
Адлерберг Александр Васильевич граф, надворный советник
03.01.1891–18.02.1893
Маслов Евгений Дмитриевич хакыйкый статский советник
19.05.1893–01.06.1895
Хрущёв Николай Николаевич камергер дәрәҗәсендә, хакыйкый статский советник
17.06.1895–05.05.1900
Булычов Николай Иванович статский советник
24.05.1900–06.07.1902
Блок Иван Львович статский советник
13.07.1902–12.02.1904
Богданович Николай Евгеньевич коллегия киңәшчесе
12.02.1904–09.07.1905
Келеповский Аркадий Игнатьевич надворный советник
09.07.1905–08.09.1906
Толстой Алексей Григорьевич граф, коллегия киңәшчесе (хакыйкый статский советник)
08.09.1906–1917

Өязләр буенча волостьлар исемлеге

1879 елгы Уфа губернасы өязләренең волостьлары исемлеге[9]:

undefined

Уфа өязе

  1. Архангельск волосте
  2. Богородск волосте
  3. Бүләкәй–Күдәй волосте
  4. Бакай волосте
  5. Благовещенск волосте
  6. Воскресенск волосте
  7. Дмитриевка волосте
  8. Дыуанай волосте
  9. Ямаш волосте
  10. Илек волосте
  11. Казан волосте
  12. Кырмыскалы волосте
  13. Кытау–Иванов волосте
  14. Караякуп волосте
  15. Нагай волосте
  16. Надеждинская волосте
  17. Никольское волосте
  18. Новое Село волосте
  19. Осоргино волосте
  20. Петропавловский волосте
  21. Покровка волосте
  22. Сәфәр волосте
  23. Сем волосте
  24. Урман–Көдәй волосте
  25. Кытау–Тамак волосте
  26. Шәрип волосте

Минзәлә өязе

  1. Әмәкәй вулысы
  2. Әлмәтмулла волосте
  3. Александр–Карамалы волосте
  4. Акташ волосте
  5. Афанасьевка волосте
  6. Әхмәт волосте
  7. Богодарово волосте
  8. Байсар волосте
  9. Балтай волосте
  10. Бишенде–Останков волосте
  11. Бәтке волосте
  12. Ерсубайкино волосте
  13. Зәй волосте
  14. Ирәхтә волосте
  15. Казанчы волосте
  16. Күзәкәй волосте
  17. Мысовые Челны волосте
  18. Матвеевка волосте
  19. Макарьевский волосте
  20. Нөркәй волосте
  21. Новоспасск волосте
  22. Пучы волосте
  23. Өшәр волосте
  24. Иске Мәлкән волосте
  25. Иске Маҗын волосте
  26. Иске Кәшер волосте
  27. Сухарево волосте
  28. Троицк–Йосып волосте
  29. Тәкмәк волосте
  30. Шәрип волосте
  31. Языков волосте

Бөре өязе

  1. Әсән волосте
  2. Андреевский волосте
  3. Анастасьево волосте
  4. Аскын волосте
  5. Базан волосте
  6. Борай волосте
  7. Байгуҗа волосте
  8. Бәйке волосте
  9. Байкыбаш волосте
  10. Ваныш–Алпавыт волосте
  11. Югары Тәтешле волосте
  12. Ельдяк волосте
  13. Исмаил волосте
  14. Илеш волосте
  15. Каенлык волосте
  16. Калмык волосте
  17. Касёвское волосте
  18. Киебак волосте
  19. Кизгәнбаш волосте
  20. Көбияз волосте
  21. Кутерем волосте
  22. Мәскәү волосте
  23. Мишкино волосте
  24. Никольское волосте
  25. Новотроицкое волосте
  26. Яңа Кирге волосте
  27. Нөркәй волосте
  28. Павловский волосте
  29. Пономарёвка волосте
  30. Сарс волосте
  31. Иске Балтач волосте
  32. Старо-Петрово волосте
  33. Чурай волосте

Златоуст өязе

  1. 1 нче Айлы волосте
  2. 2 нче Айлы волосте
  3. Балакатай волосте
  4. Олы Кошчы волосте
  5. Дыуан–Мәчет волосте
  6. Ямаш волосте
  7. Златоуст волосте
  8. Куса волосте
  9. Дыуан волосте
  10. Меңләр волосте
  11. Морзалар волосте
  12. Рудничное волосте
  13. Саткы волосте
  14. Сикәяз волосте
  15. Тырнаклы волосте
  16. Йөрүзән волосте
  17. Ярославский волосте

Стәрлетамак өязе

  1. Архангельское волосте
  2. Арыслан волосте
  3. Азнакай волосте
  4. Артюховска волосте
  5. Аллагыуат волосте
  6. Бошман–Кыпчак волосте
  7. Бала–Чытырман волосте
  8. Бәгәнәш–Әбүкан волосте
  9. Богоявленское волосте
  10. Верхотор волосте
  11. Воскресенск волосте
  12. Гәрәй–Кыпчак волосте
  13. Дедовское волосте
  14. Дыуан–Табын волосте
  15. Җиргән волосте
  16. Ишпарс волосте
  17. Шмитовский волосте
  18. Бишкаен волосте
  19. Ильчик–Тимер волосте
  20. Калкаш волосте
  21. Кәлчер–Табын волосте
  22. Кармыш волосте
  23. Карагыш волосте
  24. Кече Табын волосте
  25. Куганак волосте
  26. Макарово волосте
  27. Мәләвез волосте
  28. 1 нче Миркитлинская волосте
  29. 2 нче Миркитлинская волосте
  30. Петровское волосте
  31. Резянова волосте
  32. Татьяновка волосте
  33. Урашаклинская волосте
  34. Фёдоровка волосте

Бәләбәй өязе

  1. Әлшәй волосте
  2. Багазы волосте
  3. Бакалы волосте
  4. Верхнетроицкое волосте
  5. Югары Бишенде волосте
  6. Васильевка волосте
  7. Гайниямак волосте
  8. Елизавета волосте
  9. Ермекеев волость
  10. Зәет волосте
  11. Җилдәр волосте
  12. Ильинский волосте
  13. Казангол волосте
  14. Каръяуды волосте
  15. Кыргыз–Миякә волосте
  16. Кечкенәш волосте
  17. Корыч волосте
  18. Мәнәвезбаш волосте
  19. Никольское волосте
  20. Надеждино волосте
  21. Семён–Макар волосте
  22. Иске Калмаш волосте
  23. Төмәнәк волосте
  24. Түреш волосте
  25. Усень–Ивановск волосте
  26. Чокадытамак волосте

Җир биләүчелек

  • Крестьяннар биләмәсендә — 6 850 455 дисәтинә җир, аларның 376 106 дисәтинәсе кулланырга яраксыз мәйданнар;
  • шәхси милек җирләре — 2 775 141 дисәтинә, аларның 83 327 дисәтинәсе яраксыз;
  • казна милкендә — 993 970 дисәтинә (56 702 дисәтинәсе яраксыз);
  • аерым биләмәләр (рус. удельные земли) — 139 034 дисәтинә (14 965 дисәтинә яраксыз);
  • шәһәр һәм башка учреждение җирләре — 77 202 дисәтинә (9 712 дисәтинә яраксыз);
  • гомуми җир мәйданы — 10 835 802 дисәтинә, аларның 540 812 дисәтинәсе яраксыз җирләр була.

Бүлеп бирелгән җирнең 71 375 дисәтинәсе күрше губерналар крестьяннары милке, калганы 3399 общинаның 527 015 ревизия җанына бирелә. Шәхси милек җирләре бүленеше түбәндәгечә була: дворяннарга — 1 745 141 десәтинә, крестьяннарга — 603 372 (моннан крестьян җәмгыятьләренә — 513 251, аерым кешеләргә — 90 121), сәүдәгәрләргә — 352 477, мещаннарга — 51 043, башка катлау кешеләренә — 23 118 дисәтинә. Шәхси милеккә 50 дисәтинәгә кадәр — 1 238 кеше; 50–250 дисәтинәгә — 478; 250–500 дисәтинәгә — 237; 500–1 000 дисәтинәгә — 284; 1 000–10 000 дисәтинәгә — 326; 10 000–20 000 дисәтинәгә — 3; 20 000–50 000 дисәтинәгә — 7; 256 000 дисәтинә милекленә бер кеше ия була. 1869–1899 елларда барлыгы 7215 җир милеге күчә, 3 349 404 дисәтинә кулдан кулга тапшырыла. Шул ук вакытта дворяннарның җир милке 103 014 дисәтинәгә, башкортларныкы 628 037 дисәтинәгә кими; башка катлауларның, нигездә крестьяннар һәм сәүдәгәрләрнең җир биләмәләре арта. XIX гасырның 1870 елларында башкорт җирләре күпләп чиновникларга һәм югары даирә вәкилләренә бирелә[10].

Стрельбицкий исәпләве буенча, Уфа губернасы 11 198 577 дисәтинә мәйданны били; земство тикшеренүе буенча — 10 835 802 дисәтинә. Шул исәптән утар җирләре — 113 584 дисәтинә; көтүлекләр — 359 246; сөрүлекләр: кара туфраклысы — 3 286 747, ял иттерелгәне — 337 255; печәнлекләр — 314 009; коры җирләр — 1 093 520, сазлыклы — 46 472; төзелеш өчен кулланылган урман — 1 194 554, утын буларак файдаланылган урман — 2 053 040, куаклар һәм чытырманлыклар — 1 369 462; башка уңайлы җирләр — 126 918, барлыгы уңайлы җирләр — 10 294 807, уңайсыз җирләр 540 995 дисәтинә була[11].

Авыл хуҗалыгы

1896–1897 еллар земство мәгълүматлары буенча, сөрүлек җирләре 3622547 дисәтинәне, яки Уфа губернасының гомуми мәйданының 35 %ын тәшкил итә. Шуның 3285292 дисәтинәсе чәчүлек өчен файдаланыла һәм 337255 дисәтинәсе бөтенләй кулланылмый. Сөрелгән җирләр көнчыгышка таба киткән саен кими, иң күп сөрелгән җирләр Минзәлә һәм Бәләбәй өязләрендә, Уфа һәм Златоуст өязләрендә бөтенләй аз була. Сабан җирләре очраклы рәвештә һәм даими сөрелми торган ике төргә бүленә. Минзәлә өязенең барлык сөрелми торан җирләре һәм Бөре, Уфа өязләрендәге шундый мәйданнарның зур өлеше шәхси хуҗалык утарларындагы үзгәрешләр (сөрүлек җирләрен көтүлек өчен файдалана башлау һәм башкалар) нәтиҗәсендә очраклы кулланылмый торган җирләргә әверелә. Калган 3 өяздә кулланылмаган басулар системасының нәтиҗәсе буларак, сөрелмәгән җирләр байтак очрый.

Сөрүлек җирләренең төп биләүчеләре — крестьян җәмгыятьләре һәм ширкәтләре, алар губернаның барлык сабан җирләренең 85 %ына хуҗа булалар. Хосусый сөрүлек җирләре өлешчә хуҗалары хисабына эшкәртелә, өлешчә арендага бирелә: беренче булып 154821 дисәтинә, аннан соң 159784 дисәтинә исәпләнә; 82992 дисәтинә җирнең файдалану ысулы ачыкланмый кала. Шәхси милек булган, шулай ук казна һәм удел җирләренең арендаторы булып крестьяннар тора. Алар файдалануындагы җирләр бөтен мәйданның 90 %тан артыгын тәшкил итә.

Хуҗалыкта өч басу системасы була; сөрүлекләрдән системасыз файдалану, һичшиксез, бары тик бер Златоуст өязендә генә өстенлек итә, андагы чәчүлек әйләнешендәге барлык сөрүлекләрнең якынча 15 %ы гына өч басулы чәчү әйләнешенә туры килә. Барлык 100 дисәтинә сабан җирләрнең 24,3 %тан (Златоуст өязендә) 33,3 %ка (Минзәлә өязендә) кадәрендә — көзге иген, 32,2–33 %ында — сабан культуралары чәчелә, 26–33,5 %ы — пар җирләре, 2,4 %тан (Бөре өязендә) 16,6 %ка кадәре (Минзәлә өязендә) файдаланылмый торган җирләр булып кала. Өч кырлы чәчү әйләнешендә уҗым басуларына бары тик арыш кына игелә. Сабан басуында төп икмәк — солы, борай, карабодай, тары, бодай һәм борчак була. Бәрәңге, җитен, киндер аз күләмдә чәчелә. Арпа күбесенчә Бөре һәм Златоуст өязләрендә үстерәлә. Бөтен өязләрдә дә аз күләмдә ясмык, көнбагыш, мәк, шалкан һәм горчица чәчүлекләре була. Барыннан да бигрәк солы үстерәләр, ул Минзәлә, Бөре һәм Златоуст өязләрендәге шәхси крестьян һәм алар арендалый торган җирләрдәге сабан басуының 44,4–49 %ын, өч көньяк өяздәге мәйданнарның 35–38 %ын тәшкил итә. Борчак чәчүлекләре Минзәлә, Бөре өязләрендә һәм Бәләбәй өязенең төньяк өлешендә, тары — Уфа, Стәрлетамак өязләрендә һәм Бәләбәй өязенең көньяк өлешендә тарала. 35 ел эчендә уртача уңыш: арыш — 4,6, солы — 3,5, сабан бодае 3,6 пот була. Басулар сирәк ашлана. Соңгы елларда башкорт халкы камилләштерелгән сабаннардан файдалана башлый.

Хосусый милек басуларында авыл хуҗалыгының яңа культуралары — ясмык, рапс, чөгендер, турнепс һәм башкалар үстерелә. Терлек азыгы үләннәрен чәчү хуҗаларда гына түгел, крестьяннарда да, аеруча Уфа өязендә таралыш ала. Кайбер хуҗалыкларда эфир майлары чыгару өчен бөтнек һәм башка хуш исле үләннәр үрчетү эше башкарыла; Бәләбәй өязендә мондый майлар җитештерүче ике хуҗалык заводы була. Печәнлек җирләренең мәйданы — 1453889 дисәтинә, ягъни ул файдаланыла торган җирләрнең гомуми мәйданының 14 %ын тәшкил итә. Печән басулары иң күбе Бәләбәй, Стәрлетамак һәм Златоуст өязләрендә була. Су баса торган болыннарның мәйданы — 313893 дисәтинә. Уфа шәһәре тирәсендә һәм СамараЗлатоуст тимер юл линиясе буенча урнашкан мәйданнарда яшелчә үстерү киң тарала. 1900 елда Уфа губернасында 749242 ат, 781816 мөгезле эре терлек, 1750943 сарык, 138805 дуңгыз, 70 дөя исәпләнә. Уфа шәһәрендә 61 айгырга ия дәүләт ат заводы конюшнясы һәм 25 йөгертү пункты була. Умартачылык бөтен җирдә, аеруча башкортлар яшәгән территорияләрдә таралыша ала. Чолыкчылык белән нигездә Златоуст өязендә шөгыльләнәләр[11].

Һөнәрчелек

Вак кәсепчелек сәнәгате аз үсеш алган. Туку һәм бәйләү, агач эшләнмәләрен ясау җирле халык ихтыяҗлары өчен генә башкарыла. Күн эшләнмәләрен җитештерү, шулай ук Уфа, Стәрлетамак һәм Златоуст өязләрендә арба өчен агач тәгәрмәчләр, кайры, чыпта һәм кап әзерләү алга китә. Буяулар ясау белән Минзәлә өязенең берничә авылында шөгыльләнәләр. Бөре һәм Минзәлә өязләрендә, Чулман елгасы буенда балык тоту ятьмәләрен үрү эше башкарыла. Уфа һәм Стәрлетамак өязләрендә таштан яисә балчыктан савыт-саба ясыйлар. Уфа, Бөре, Бәләбәй һәм Стәрлетамак өязләрендәге урманлы җирләрдә чабата, чыпта һәм кап үрү игенчелектән тыш өстәмә шөгыль булып тора. Уфа өязенең Благовещенск волостенда тимерчелек, буяу һәм агач эше үсеш ала, барлыгы меңнән артык тимерче алачыгы исәпләнә. Уфа шәһәрендә һөнәрчелек комитеты һәм эшләнмәләр склады оештырыла. Губерна земствосында авыл хуҗалыгы мәктәпләре һәм складлары эшли. 1901 елда Уфа өязендә җир эшкәртү һәм игенчелек машиналарын, кораллар һәм орлыклар сатып алуга 80 мең сумга кадәр, җилгәргечләр ясау өчен якынча 15 мең сум акча тотыла. Анда 1 губерна һәм 6 өяз агрономы эшли[11].

Тау сәнәгате

Уфа губернасында тау сәнәгате XVIII йөзнең беренче яртысында формалаша: 1734 елда Стәрлетамак өязендәге Тора елгасында хөкүмәт тарафыннан Воскресенка бакыр эретү заводы  [рус.] төзелә. Уфа губернасында тимер рудасы ятмалары казна (Златоуст һәм Сем), Балашёвлар (Кытау һәм Йөрүзән), Иваново кенәзләре Белосельский–Белозёрскийның һәм Пашковның Воскресенка зоводында эшкәртелә. 1895–1899 елларда барлык заводларда уртача 3105 мең пот чуен эретелә; тимер җитештерү 3105 мең потны, корыч җитештерү 1561 мең потны тәшкил итә. Верхотур һәм Благовещенск бакыр заводларында 1895–1899 елларда уртача 26304 пот кисәкле бакыр эретелә. 1894 елда Йөрүзән заводында — 10088 пот чуен; Златоуст һәм Князь-Михайловка заводында — 122368 пот чуен, 55941 пот корыч, 2086 пот бакыр; Саткы һәм Кусинск заводында — 70365 пот тимер, 2247 пот чуен, 164 пот бакыр һәм башка металл эшләнмәләр әзерләнә[11].

Башка предприятиеләр

1899 елда 13 аракы җитештерү заводы (якынча 260 мең чиләк сусыз спирт җитештерелә), 1 сукно фабрикасы (228 мең сумлык товар җитештерелә), 2 фосфор шырпы (22 мең сум), 13 күн эшкәртү (156 мең сум), 7 сабын кайнату һәм шәм эретү (87 мең сум), 1 җилем җитештерү, 1 балавыз һәм шәм эретү, 1 пыяла (162 мең сум), 1 арткан үрү, 2 машина төзү (29 мең сум), 13 такта яру (486 мең сум), 3 чыпта җитештерү, 1 дегет, 11 поташ, 6 кирпеч, 11 ярма яру (384 мең сум), 3 прәннек, 11 патока, 4 сыра кайнату фабрикалары һәм заводлары (тау заводлары кертелми) эшли; 2500 эшче хезмәт куйган бу фабрикалардагы гомуми җитештерү суммасы якынча 2 миллион сумны тәшкил итә.

Сәүдә

1899 елда 16881 сәүдә документы бирелә. Ярминкәләргә 8874065 сумлык товар китерелә, 4686807 сумлык әйбер сатыла. 1899 елга губерна чикләрендә урнашкан тимер юл станцияләреннән 18562005 пот товар җибәрелә, 19063746 пот товар кабул ителә, шул исәптән губерна чикләрендә станцияләр арасында 10035850 пот товар ташыла.

Губернадан икмәк, агач һәм тау заводлары эшләнмәләре чыгарыла. Кредит учреждениеләре башлыча Уфа шәһәрендә туплана. Шәһәр иҗтимагый банклары Бөре, Бәләбәй һәм Минзәләдә була. Кайбер тау заводлары каршында ссуда бирү–саклык ширкәтләре эшли. Уфа шәһәрендә казна спирт чистарту заводы була; спиртны ректификацияләү 6 шәхси заводта башкарыла.

1899 елда бәясе 432315 сумга тигез төрле конструкцияле 620 судно, шул исәптән 187 барка, 37 ярымбарка, 7 подчалка, 11 беляна, 6 баржа һәм 372 көймә төзелә. Агыйдел буйлап төрле затларга караган 42 пароход рейслар башкара. Агыйдел һәм аның кушылдыклары пристаньнарында 1899 елгы навигациядә 275 суднога 6945158 сумлык 11642911 пот йөк һәм бәясе билгеләмәгән 950121 пот товар; 329 пароходка — 1038707 сумлык 775718 пот, салларга 607824 сумлык 1626 пот йөк төялә[11].

Транспорт һәм элемтә

Уфа губернасы аша 545 чакрымлык Самара–Златоуст тимер юлы уза. Почта юллары 856 чакрымны тәшкил итә. Моннан тыш 487 чакрымлык авыл юллары аша почта ташу җайга салына. 8 почта-телеграф конторасы, 13 почта-телеграф һәм 21 почта бүлекчәсе була. Хөкүмәт телеграф линияләре 971 чакрымны, тимер юл линияләре 795 чакрымны тәшкил итә[11].

Мәгариф

1894 ел башына губернада булган 436 мәктәнең (грамоталык мәктәпләрен исәпкә алмаганда) нибары 69ы земствога кадәрге чорда, ягъни 1875 елга кадәр ачыла, калган 367се земство чорында эшли башлый; земство тарафыннан — 156, руханилар тарафыннан — 85, халык мәгарифе министрлыгы, шәхси кешеләр һәм башка ведомстволар тарафыннан 126 мәктәп ачыла. 1875 ел башына мәктәпләрдә 5266 укучы белем ала. 1899 елда Уфа губернасында 802 уку йорты була, аларда 47424 бала — 35054 ир һәм 12370 кыз бала укый. 1 ирләр һәм 1 хатын-кызлар гимназиясе, 3 хатын-кызлар прогимназиясе, җир үлчәү һәм реаль училищелары, дини семинария һәм хатын-кызлар дини училищесы, 1 рус милләтеннән булмаган укытучылар мәктәбе, 5 авыл хуҗалыгы мәктәбе һәм 1 укытучылар семинариясе (Благовещенк заводында) эшли. Санап үтелгән училищелар исәбенә 1500гә якын мәдрәсә һәм мәктәп керми. Халык мәгарифе министрлыгы карамагында 34123 укучы белем алган 523 уку йорты була (аларның 240 земствога карый, 16755 укучы белем ала). 9391 укучылы 149 чиркәү мәхәлләсе мәктәбе, 1504 укучылы 43 миссионерлык мәктәбе, укучылар саны билгесез 71 грамоталылык мәктәбе һәм башка ведомстволар мәктәпләре эшли. Күп кенә башлангыч мәктәпләрдә интернатлар, бакчалар, умарталыклар, халык китапханәләре була.

Медицина

1899 елда губернада 101 табиб була, аларның 50се земствога һәм 11е тимер юл челтәренә карый. 207 фельдшер эшли, аларның 144е авылларда хезмәт куя; 12 фельдшер шәкерте, 32 кендек әбисе (8е — авылларда), Уфада 6 теш табибы була. 1271 койкага исәпләнгән 59 хастаханә эшли, аларның 26сы — земствоныкы (827 койка), 20се — тау заводыныкы, 5се — төрмәнеке, 7се — башка ведомствоныкы, 1се тимер юл линиясенеке була. 1899 елда 791982 кеше дәвалана. 13 даруханә була, аларның 5се авылларда урнаша. 28 ветеринария табибы, 8 фельдшер, 13 сакчы хезмәт куя[11].

Салымнар һәм җыемнар

1898 елда шәһәр кереме 395553 сумны тәшкил итә, шәһәр идарәсенә — 73207, уку йортларына — 72710, медицина өлкәсенә — 10490 һәм барлыгы 403243 сум акча тотыла. 1876 елда өяз һәм губерна земство җыемнары 503768 сум була; 1899 елда ул сумма 1312024кә җитә, шул исәптән җирләрдән 702087 сум, башка күчемсез милекләрдән — 551545, сәүдә документларыннан 58392 сум акча туплана. Губерна һәм өяз земство чыгымнары 1876 елда 513935 сумны, 1899 елда 1661027 сумны тәшкил итә. Шуларның 158354 сумы — земство идарәсенә, 443130 сумы — халык сәламәтлегенә (1876 елда 98 мең сум була), 254654 сумы (1876 елда — 102 мең сум) халык мәгарифенә юнәлтелә. Губерна земство җыемнары 1900 елгы смета буенча 478234 сум дип исәпләнә, алырның 455115 сумы күчемсез милектән, 23119 сумы гильдия таныклыкларыннан, патентлардан һәм кәсепчелек билетларыннан туплана. Чыгымнар 475 мең сумны тәшкил итә, аларның 70605 сумы земство идарәсен тәэмин итүгә, 117623 сумы — халык сәламәтлегенә, 36741 сумы халык мәгарифенә юнәлтелә.

Археология

Археологик яктан губерна шактый бай, монда валлар, шәһәрлекләр, курганнар күп[12]. Курганнарда бронза, алтын һәм көмеш эшләнмәләр табыла[13].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Большая российская энциклопедия (рус.)М.: Большая российская энциклопедия, 2004.
  2. 1 2 Уланд — Хватцев. — М., 2017. — С. 144—145. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 33). — ISBN 978-5-85270-370-5.
  3. Изменение административно-территориального деления России за последние 300 лет. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 ноябрь 2025. Архивировано 13 ноябрь 2025 года.
  4. История административно-территориального деления Республики Башкортостан (1708—2001). Сборник документов и материалов. — Уфа: Китап, 2003.
  5. 1 2 Официальный сайт Муниципального района Белокатайский район Республики Башкортостан. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2025.
  6. Герб Башкирской АССР. Гербы автономных республик В составе РСФСР. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 ноябрь 2025. Архивировано 4 март 2016 года.
  7. Первая всеобщая перепись населения Российской Империи 1897 г. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 ноябрь 2025. Архивировано 29 август 2012 года.
  8. Труды Центрального статистического управления: Сборник статистических сведений по Союзу ССР 1918-1923. — М., 1924. — 481 с.
  9. История Административно-территориального деления Республики Башкортостан (1708—2001). Сборник документов и материалов. — Уфа: Китап, 2003.
  10. Ремезов Н. В. Очерки из жизни дикой Башкирии. 2 изд. — М., 1889.
  11. 1 2 3 4 5 6 7 Уфимская губерния. Энциклопедический Словарь Ф.А.Брокгауза и И.А.Ефрона (В 86 томах с иллюстрациями и дополнительными материалами). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2025.
  12. Игнатьев Р. Г. «Памятники доисторических древностей Уфимской губернии», в «Справочной книжке Уфимская губернии на 1883 г.».
  13. Мусина А. «Золото засверкало на солнце». Как 30 лет назад нашли сокровище сарматов. ufa.aif.ru (6 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2025.

Әдәбият

Тема буенча өстәмә