Балтай вулысы
Балтай (Урта Балтай) вулысы (тат. ئورتا) بالتاﻱ ۋولىٰسىٰ), рус. (Средне-)Болтаевская волость) — Казан губернасы һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Мәлки, Шәмбалыкчы, Ильин-Шонгат, Зур Фырул һәм Черки-Килдураз вулыслары белән чиктәш булган (1890). 15 торак пунктта 9324 кеше яшәгән.[1] 1920-елларда күрше вулыслар исәбенә зурайтыла. 1930 елда бетерелә, территориясе Апас районына кушыла.