Зур Фролово вулысы

Зур Фырул[1] вулысы (тат. زور فرول ۋولىٰسىٰ, рус. Больше-Фроловская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Борындык (Сембер губернасының Буа өязе), Черки-Килдураз, Урта Балтай, Шонгат, Никифор, Зур Шәмәк вулыслары белән чиктәш булган (1890). 10 торак пунктта 9958 кеше яшәгән.[2] 1924 елда бетерелә, территориясе Черки-Килдураз һәм Шәмәк вулысларына кушыла.

Искәрмәләр