Бәтке вулысы
Бәтке вулысы (тат. بەتكىٰ ۋولىٰسىٰ, рус. Бетьковская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Алексеевски, Анатыш, Казиле, Карабаян һәм Уракчы вулыслары белән чиктәш булган (1890). 18 торак пунктта 12516 кеше яшәгән.[1] 1923 яки 1924 елда бетерелә, территориясе Балык Бистәсе һәм Яңа Арыш вулысына кушыла.