Чокадытамак вулысы

Чокадытамак вулысы (тат. چۈقادىٰتاماق ۋولىٰسىٰ) — Уфа губернасына һәм Башкортстан АССР-ына кергән административ-территориаль берәмлек.

Халык саны — 38833 кеше (1920); шуларның 69,4% — татарлар[1], 21,0% — башкортлар, 5,4% — чуашлар, 1,4% — украиннар, 1,3% — руслар, 1,0% — чирмешләр.[2]

Вулыс 1930 елда юкка чыгарылган.

Искәрмәләр

  1. татарлар, мишәрләр, мишәр-татарлар, типтәрләр, мөселман-типтәрләр, татар-типтәрләр, һ. б.
  2. http://mrodnov.ru/fr/0/public/Beleb.pdf