Владимир Нургалиев

Владимир Нургалиев, Владимир Вил улы Нургалиев (1969 елның 20 апреле, СССР, РСФСР, Сарытау1999 елның 27 декабре, РФ, Чечня, Грозный) ― хәрби очучы, Россия Федерациясе Герое (2000, һәлак булганнан соң).

Тәрҗемәи хәле

1969 елның 20 апрелендә Сарытау шәһәрендә хәрби очучы гаиләсендә туган. 1973 елда әтисенең хезмәтенә бәйле, гаилә Ставрополь шәһәренә күчә. Анда 14нче урта мәктәпне, 1999 елда Ставрополь югары хәрби очучылар һәм штурманнар авиация училищесын тәмамлый. Тын океан флоты диңгез авиациясендә (Владивосток) штурман булып хезмәт итә башлый [1].

1995 елда, авианаводчик буларак, Чечняда беренче мәртәбә командировкада була.

Армиядә кыскартуга эләккәч, Ставрополь шәһәренә кайта.

1996 елның августыннан 1997 елның апреленә кадәр РФ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә хезмәт итә, Ставрополь краеның Благодарный шәһәрендә урнашкан оператив билгеләнештәге 81нче полк взводы командиры була. Аннары оператив билгеләнештәге 101нче бригадада (Ставрополь шәһәре) хезмәт итә, артиллерия-зенит дивизионы командирының тәрбия эшләре буенча урынбасары була. 1999 елдан – майор дәрәҗәсендә оператив билгеләнештәге аерым батальон командирының шәхси состав белән эшләү буенча урынбасары (Ставрополь крае Курск районы Дыдымкин хуторы). 1999 елның 22 декабрендә янәдән Чечня территориясенә боевикларны коралсызландыру һәм юк итү бурычын үтәү өчен җибәрелә.

Батырлык

1999 елның 27 декабрендә Грозный шәһәренең Ленин районында өч хәрби – ике офицер һәм рядовой икмәк заводын «чистартырга» җибәрелә. Билгеләнгән вакытка әйләнеп кайтмагач, аларны Владимир Нургалиев белән җиде разведчиктан торган төркем эзләргә чыга. Төркем боевикларның засадасына эләгә. Нургалиев атышны үз өстенә ала, кул астындагыларга оборона алу мөмкинлеге бирә һәм шәхсән өч боевикны, шулай ук аларның пулеметын юк итә. Моннан тыш, сугыш барышында яраланган хәрби хезмәткәрне үз гәүдәсе белән каплап, куркынычсыз урынга чыгарган. Сугышны дәвам итеп, атышу урынын алыштырганда, боевикларның снайперы пулясыннан һәлак була. Үз гамәлләре белән кул астындагыларның күбесенең гомерен саклап кала. Боевиклар В. Нургалиевның гәүдәсен икмәк заводы территориясенә алып керә һәм гарипләндерә. Гәүдәне 31 декабрьдә генә табып алып чыга алалар. Ставропольдә җирләнгән[2].

Бүләкләре

Хәтер

  • 2007 – Ставропольдә яшәгән йорты диварына мемориаль такта эленгән.
  • 2018 – Ставропольдә урамга һәм 14нче санлы лицейга[3] исеме бирелгән.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Ставрополь помнит Героев. Ставрополь.рф — официальный сайт администрации города Ставрополя
  2. Школа имени Героя. 2021 елның 18 октябрь көнендә архивланган. Вечерний Ставрополь, 20.12.2018
  3. Имя Героя России Владимира Нургалиева присвоено лицею №14 Ставрополя. Военное обозрение, 19.12.2018