Рөстәм Юскаев
Тәрҗемәи хәле
1963 елның 3 декабрендә Сарытау өлкәсендә туган. Урта мәктәпне бетергәч, Сарытау дәүләт университетының психология факультетына укырга керә. Югары уку йортын тәмамлагач, ике ел хәрби заводта үз һөнәре буенча эшли. 1987 елда Мәскәүгә югары режиссура курсларына укырга килә, ләкин ул елны әлеге курсларга укучылар кабул итү булмый. Р. Юскаев ГИТИСны (П. Фоменко остаханәсен) тәмамлый (1992). Остазы аны үзе оештырган «Петр Фоменко остаханәсе» театрына эшкә чакыра. Артист хәзер дә әлеге театрда әйдәүче артист булып хезмәт итә.[1]
Иҗаты
«Петр Фоменко остаханәсе» театрында
Файл:Р.Юскаев 2.jpg
Рөстәм Юскаев
Файл:Р.Юскаев 3.jpg
Рөстәм Юскаев
Файл:Р.Юскаев 4.jpg
«Агуланган туника».
Трапезонд патшасы ролендә
Трапезонд патшасы ролендә
- Балаганчик (А. Блок) - шагыйрь
- Шайодан акылсыз (Безумная из Шайо, Ж. Жироду) – исемсез
- Кыргыйлар (Варвары, М. Горький) - Цыганов
- III дәрәҗә Владимир (Владимир III степени, Н. Гоголь) - Александр Иванович Пролетов
- Уникенче төн (Двенадцатая ночь, В. Шекспир) - Орсино
- Җитди булу ничек әһәмиятле (Как важно быть серьезным, О. Уайльд) - Джон Уортинг
- Авылда бер ай (Месяц в деревне, И. Тургенев) - Ракитин
- Маҗара (Приключение, М. Цветаева) - Педант
- Гафу ит безне, Жан-Батист (Прости нас, Жан-Батист! Ж.-Б. Мольер) - Философ
- Уңыш бәйрәменә биюләр (Танцы на праздник урожая, Б. Фрил) - Джерри
- Таня-Таня (О. Мухина) - Эшче
- Чичиков. Үле җаннар, икенче том (Н. Гоголь) - Хлобуев, полковник Кошкарев
- Сугыш һәм солых (Война и мир, Л. Толстой) - Граф Ростов, князь Курагин
- Бүреләр һәм сарыклар (Волки и овцы, А. Островский) - Мурзавецкий
- Агуланган туника (Отравленная туника, Н. Гумилев) - Трапезонд патшасы
- Иң әһәмиятлесе (Самое важное, М. Шишкин) - Городецкий, Л., Серый, Поляков, Пат, табиб, ата, гид
- Өч кыз туган (Три сестры, А. Чехов) - Вершинин [2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Сылтамалар
- П.Фоменко театры сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Кинопоиск.ру сайты
- Кино-театр.ру сайты
- Ваш досуг сайты
Искәрмәләр
- ↑ Театрга билет сайты
- ↑ Рускино сайтында, archived from the original on 2015-03-25, retrieved 2015-01-04
- ↑ КП-Казан, 14.10.2009