Владимир Мединский
Влади́мир Ростисла́в улы Меди́нский (укр. Мединський Володимир Ростиславович, 1970 елның 18 июле, Смела, Черкассы өлкәсе, УССР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгеч[1], публицист һәм язучы. 2012 елның 12 маеннан Россия Федерациясенең мәдәният министры[2]. «Бердәм Россия» фиркасенең Югары шурасы әгъзасе[3][4]. МГИМО профессоры, Россия язучылар берлеге әгъзасе, сәяси фәннәр докторы (1999) һәм тарихи фәннәр докторы (2011). Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең рәисе (2013 елдан).
IV, V чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты (2004-2011), эшкуарлык буенча Дәүләт Думасы комитеты эчендә аскомитет җитәкчесе.
Искәрмәләр
- ↑ Андрей Красавин. Культурный бизнес. Компания №47 (732) (17 декабрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2013.
- ↑ Объявлен состав нового Правительства российской Федерации // Эхо Москвы
- ↑ [1] 2018 елның 21 февраль көнендә архивланган. // Ед. Россия
- ↑ [2] 2014 елның 7 октябрь көнендә архивланган..