Назран

Назран, Назрань (ингуш. На́на-Наьсаре, рус. Назрань, 1944—1957 елларда — Коста-Хетагурово) — Россия шәһәре, Ингушетиянең иң зур торак пункты, Назран районының админитратив үзәге.

Халык саны — 93 357 кеше.[2]

География

Шәһәр Чичән тау алдынгы тигезлегенең көнбатышында, Мәскәүдән 1916 километр көньяктарак урнашкан. Тимер юл станциясе.

Климат

Назран климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C 3 3 7 15 19 23 26 25 20 14 8 4 14
Уртача минимум, °C −6 −6 −1 5 10 13 16 15 11 6 0 −4 5
Явым-төшем нормасы, мм 682
Чыганак: MSN Weather

Тарих

1781 елда нигезләнгән. Рәсми документларда 1810 елда телгә алына.

1863 елда биредә Ингушетиядә иң беренче дини булмаган уку йорты ачылган. 1893 елда вокзал ачылган.

Ингуш халкы депортациясеннән соң авыл Төньяк Осетия составына кертелә һәм аңа Коста-Хетагурово (осетин язучысы Коста Хетагуров хөрмәтенә) исеме кушылган. ЧИАССР торгызылудан соң тарихи исем кайтарыла.

1967 елда шәһәр статусы бирелә.

Халык

1926[3] 1939[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[2]
1 273 2 838 ~5 700 12 894 14 945 18 246 125 066 93 357

Милли состав

Милләт 1926[3] 1939[4] 1970[3] 1979[3] 1989[3] 2002[3]
ингушлар 62,8% 31,5% 91,4% 94,4% 97,4% 85,0%
чеченнар 0,4% 1,6% 0,4% 0,6% 0,2% 13,6%
руслар 13,8% 46,7% 6,0% 3,4% 1,2% 0,9%

Икътисад

"Электроинструмент" заводы, тегермән-заводы, трикотаж фабрикасы, һ.б. ширкәтләре.

Югары уку йортлары

  • Назаран икътисад һәм хокук белеме институты
  • Заманча һуманитар академиясе филиалы

Мәдәният

Галерея