Караболак (шәһәр)

Караболак, Карабулак (ингуш. Элдарха-ГӀала, рус. Карабулак, чеч. Элдархан-ГӀала) — Россия шәһәре, Ингушетиянең халык саны буенча өченче торак пункты.

Халык саны — 31 081 кеше.[3]

География

Шәһәр Сунжа елгасының сул ярында, Назраннан 18 километр көньяк-көнбатыштарак урнашкан. Тимер юл станциясе (Беслан—Грозный сызыгы).

Тарих

1859 елда туздырып бетерелгән Элдархан-Гала авылы урынында казак станицасы буларак нигезләнгән.

1860—1920 елларда Терек өлкәсе, 1920—1929 елларда — Сунжа казак округы составына кергән.

1962 елда шәһәр тибындагы бистә статусы, ә 1995 елда — шәһәр статусы бирелгән.

Халык

1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[3]
7 660 8 779 9 354 31 279 31 081

Милли состав

Милләт 1970[8] 1979[9] 1989[10] 2002[11] 2010[12]
ингушлар 18,3% 38,5% 52,6% 64,7% 91,9%
чеченнар 2,8% 3,4% 2,0% 33,8% 7,4%
руслар 74,1% 54,5% 24,9% 1,1% 0,6%

Икътисад

Химя сәнәгате ширкәтләре, он тарту комплексы.

Искәрмәләр

  1. ↑ ОКТМО. 185/2016. Северо-Кавказский ФО
  2. ↑ http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst26/DBInet.cgi
  3. ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-12-12 
  4. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. ↑ http://www.ethno-kavkaz.narod.ru/sunzha70.html
  9. ↑ http://www.ethno-kavkaz.narod.ru/sunzha79.html
  10. ↑ http://www.ethno-kavkaz.narod.ru/sunzha89.html
  11. ↑ http://www.ethno-kavkaz.narod.ru/rningushetia.html
  12. ↑ архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2013-12-19, retrieved 2013-12-12 

Тышкы сылтамалар