Кырым Автономияле Республикасы
Кырым Республикасы белән бутамагыз.
Кырым Автономияле Республикасы (рус. Автономная Республика Крым, укр. Автономна Республіка Крим, кырымтат. Qırım Muhtar Cumhuriyeti, Къырым Мухтар Джумхуриети), КАҖ (укр. АРК, кырымтат. QMC, КъМДж) — Кырым ярымутравының күпчелек өлешен биләп торган автономияле республика, Украина составына керә.
Территориясе составына Акъяр шәһәр шурасына буйсынган ярымутрауның көньяк-көнчыгышы керми.[1].
2014 елда Кырым кризисы нәтиҗәсендә 11 мартта Кырым парламенты Украинадан бәйсезлек игълан итә. 16 мартта Кырымда узган Кырым статусы турында референдум нигезендә 18 мартта Россия Федерациясе составына Кырым Республикасын кабул итү турында килешү имзалана[2].
Географиясе
- Төп мәкалә: Кырым
Кырым ярымутравы географик яктан Украина көньягында урнашкан ярымутрау.
Кара һәм Азак диңгезләре тарафыннан юыла. Ярымутрау көньягында Кырым таулары. Иң зур ноктасы — 1545 м биеклеге булган Роман-Кош тавы.
Материк белән Перекоп күчеше аша төньяктан тоташа. Ярымутрау көньягында Керич, көнбатышында Тарханкут ярымутраулары.
Кырымда 257 елга ага. Иң озыннары — Салгир, Альма, Билбәк. Шулай ук ярымутрауда 50 дән артык тозлы күл бар.
Тарихы
- Б.э.к. IV-V гасырларда бу территорияләрдә скифлар яши.
- Б.э.к. V гасырда биредә грек дәүләтләре оеша башлый.
- VI гасырдан алып — 1223 елга кадәр территория Византия составында була.
- VII-IX гасырларда Кырым Хәзәр каһанлыгы йогынтысы астында була.
- 1223-1441 елларда әлеге территорияләр Алтын Урда тарафыннан идарә ителә.
- 1783 елга кадәр Кырым белән Кырым ханнары идарә итә.
- 1783-1991 елларда Россия һәм соңрак СССР территориясе өлеше була.
- 1853-1856 — Кырым сугышы.
- 1921 елның 18 октябрендә Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы оеша.
- 1941-1944 елларда Фашистик Алмания тарафыннан басып алына.
- 1944 елның 18 маенда кырым татарлары, 26 июнендә греклар, болгарлар, әрмәннәр ярымутраудан депортацияләнә.
- Төп мәкалә: Кырым татарлары сөргене
- 1945 елда Кырым Автономиясе бетерелеп Кырым өлкәсе оеша.
- 1954 елда Хрущев Кырымны РСФСР составыннан Украина ССРсы составына тапшыра.
- 1991 елның 12 февралендә Кырым АССРсы оештырыла.
- 1992 елның 5 маенда Кырым суверен дәүләт статусын ала.
- 1995 елның 17 мартынды мөстәкыйллеге алына.
- 1998 елның 21 октябрендә Кырым Республикасы Конституциясе кабул ителә.
- 2014 елның 1 мартында Россия Федерация Шурасы чираттан тыш утырышында Украинага Россия Хәрби көчләрен кертү турындагы карарны кабул итә. Кайбер чыганак буенча Кырымга рус гаскәрләре кертелә[3], ләкин әлегә бу мәгълүмат рәсми чыганакта дәлилләнми.
2014 елның 6 мартында Кырым Югары Советы Кырым Республикасының Россия Федерациясе составына субъект буларак керү турында карар кабул итә.[4]
11 мартта Кырым хөкүмәте Автономия статусын Республика статусына үзгәртә[5].
Халкы
Кырым халык саны 1969,8 мең кешене тәшкил итә (2008 ел). Иң зур шәһәрләр — Акъяр, Акмәсҗит, Керич.
2001 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча халыкның 58,3 % — руслар, 24,3 % — украиннар, 12,1 % — кырым татарлары, 1,4 % — беларуслар, 0,5 % — татарлар тәшкил итә[6].
Диннәр
Кырым Республикасында 50 диндәге һәм дини юнәлешләрдәге 1362 дини оешма теркәлә. 1330дан артык дини җәмгыять оешмасы, 9 дини уку йорты эшләп килә. 690 бина дини оешмалар карамагында яки милке булып тора[7].
1991 елдан башлап республикада 166 дини бина корыла, шул исәптән 80 мәчет.
Кырымның традицион диннәре булып украиннарның, әрмәннәрнең, грекларның, болгарның һәм русларның күпчелеге тоткан православие, кырым татарларының, татарларның, төрекләрнең күпчелеге тоткан ислам дине, яһүд дине, караимчылык, католикчылык, әрмән апостол христианлыгы тора.
Иң зур шәһәрләре
- Акъяр —
436,5 мең кеше (2009), - Акмәсҗит —
359,5 мең кеше (2010), - Керич —
151,3 мең кеше (2006), - Ялта —
136,1 мең кеше (2010), - Кизләү —
119,6 мең кеше (2008), - Кефе —
75,4 мең кеше (2009), - Алушта —
40,3 мең кеше (2009), - Җанкөй —
37,2 мең кеше (2009), - Ур Капусы —
30,7 мең кеше (2006), - Бакчасарай —
26,4 мең кеше (2006), - Сак —
26,4 мең кеше (2006), - Әрмәни базар —
24,3 мең кеше (2008), - Карасубазар — 18,4 мең (2006),
- Судак —
14,8 мең кеше (2006), - Инкерман —
11,8 мең кеше (2009), - Акмәчет —
11,0 (2006) - Щелкино —
11,4 мең кеше (2006), - Иске Кырым —
10,7 мең кеше (2005).
Телләре
2001 елгы бөтен Украина җан исәбе алу буенча 11,4 % халыкның туган теле булып кырымтатар теле, 10,1 % халыкның украин теле, 77 % халыкның туган теле булып рус теле санала[8].
Кырым АРында дәүләт һәм рәсми телләр дигән төшенчәләр юк. Рәсми телләр буларак күбесенчә украин һәм рус телләре кулланышта йөри. Кырым Конституциясенең 10нчы маддәсе буенча, «Кырым Автономияле Республикасы җирендә украин теле белән бергә рус, кырымтатар һәм башка милли телләрнең дә үсеше тәэмин ителергә тиеш».
Кырым мәдәнияты
Кырымда кайчандыр яшәгән һәрбер халык аның мәдәниятында үз йөзен калдыра. Милли архитектурада «кырым юнәлеше» үсә. Кырымда, аеруча, башка территорияләрдә тыелган архитектура таралыш таба.
Монда борынгы грек, итальян, төрек, татар, әрмән архитектура корылмаларын күреп була. Кырым Россия составына кергәч, шулай ук, рус стиле дә тарала.
Истәлекле урыннары
- Тимерче-җәйләү тавы буендагы Фуна ныгытмасы.
- Алушта шәһәрендә Алустон ныгытмасы.;
- Аю-таудагы урта гасыр кирмән калдыклары;
- Генуэз диварлары җимерекләре (Гурзуф);
- Ай-тодордагы Харакас рим ныгытмасы җимерекләре.
- Таврик Херсонес шәһәре калдыклары (Акъяр);
- XV гасырдан калган Чембало ныгытмасы манаралары (Балаклава);
- Каламит ныгытмасы (Акъяр буенда);
- Мәгарә калалары: XIII-XV гасыр: Мангуп, Сөйрән ныгытмасы, Иске-Кирмән; Челтер, Шулдан, Челтер-Коба (Бакчасарай янында); Кыз-Кирмән, Тепе-Кирмән, Чуфут-Кала; Бакла; Качи-Кальон монастыре(Бакчасарай яны);
- XVI-XVIII гасырлар: Бакчасарайдагы Хан сарае.
- Судак янындагы XV манарасы һәм диварлары сакланып калган Генуэз ныгытмасы;
- Асандра, Кутлак, Чобан-Кале ныгытмалары;
- Кефедәге Генуэз ныгытмасы;
- Иске Кырымдагы чиркәү-монастырьлар.
- Үзбәк хан мәчете (1314 елгы) һәм XIV гасыр мәдрәсәсе, Иске Кырымдагы Коршын-Җәми мәчете (X-XII гасырлар)
- Караим кенасслары (Кизләү).
Фән
Кырымда Украинаның эре фәнни океанографик (Акъяр, Керич), эколого-биологик (Кара-тау вулканнар массивы), тарихии-археологик, курортологик, аграр, хәрби, авиацион, медицина, шәрабчелек үзәкләр урнаша.
Университетлар — Таврий милли университеты, С. И. Георгиевский ис. Кырым дәүләт медицина университеты, аграр, Акъяр милли техника университеты. Кырымның көньягында Украинадагы иң зур Кырым астрофизик обсерваториясе һәм аның филиалы булган Симеиз обсерваториясе урнашкан.
Икътисады
Төп юнәлешләре — сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм туризм. Кырымда 530лап эре һәм урта предприятия оешмалары урнаша.
2014 елга Кырым ярымутравы Россиянең Краснодар төбәге белән тоташачак күпер төзелү планлаштырыла[9].
Авыл хуҗалыгының төп тармаклары: бакчачылык, йөземчелек, игенчелек һәм чәчәкләр үстерү.
Республиканың чыгым бюдҗеты — 2 млрд 460,1 млн грн, ә керем бюдҗеты — 2 млрд 491,1 млн грн[10].
Икътисадының территориаль структурасы
| Икътисади микрорайон | Составы | Сәнәгать специализациясе | Авыл хуҗалыгы специализациясе |
|---|---|---|---|
| Төньяк-көнбатыш | Красноперекопск районы Акшәех районы Җурчы районы Әрмәни базар шәһәр шурасы Красноперекопск шәһәр шурасы |
химия азык-төлек |
игенчелек бакчачылык йөземчелек ит-сөт терлекчелеге |
| Көнбатыш | Сак районы Акмәчет районы Кизләү шәһәр шурасы Сак шәһәр шурасы |
химия җиңел азык-төлек төзү материаллары ясау |
игенчелек бакчачылык йөземчелек ит-сөт терлекчелеге кошчылык рекреацион хуҗалык |
| Төньяк | Җанкөй районы Ислам-Төрек районы Курман районы Сәетләр районы Эчке районы Җанкөй шәһәр шурасы |
машина төзү азык-төлек җиңел төзү индустриясе |
игенчелек бакчачылык йөземчелек ит-сөт терлекчелеге |
| Үзәк | Бакчасарай районы Карасубазар районы Акмәсҗит районы Акмәсҗит шәһәр шурасы |
машина төзү азык-төлек җиңел төзү индустриясе |
игенчелек бакчачылык йөземчелек терлекчелек |
| Көньяк-көнбатыш | Акъяр шәһәр шурасы | машина төзү азык |
рекреацион хуҗалык игенчелек бакчачылык йөземчелек |
| Көньяк яр буе | Алушта шәһәр шурасы Ялта шәһәр шурасы |
азык-төлек җиңел |
рекреацион хуҗалык йөземчелек |
| Көньяк-көнчыгыш | Судак шәһәр шурасы Кефе шәһәр шурасы |
азык-төлек җиңел |
бакчачылык йөземчелек рекреацион хуҗалык тәмәкечелек |
| Көнчыгыш | Җиде кое районы Керич шәһәр шурасы |
таулы-металлургия машина төзү азык-төлек |
игенчелек ит-сөт терлекчелеге |
Туризм
Кырымда икътисадның төп тармакларының берсе булып туризм тора. Биредә туризм 19 йөзнең икенче яртысында үсә башлый. Юллар, аеруча тимер юллар, төзелеше үсеш тапкач бирегә Россия Империясеннән бик күп туристлар ял итәргә килә башлый. Биредә бик күп ял сарайлары, җәйге бакчалар, йортлар корыла башлый. Аеруча зур үсешкә Кырым Ленин декретларыннан соң ирешә. Кырым Бөтенсоюз сәламәтләндерү үзәгенә әйләнә. Ә инде 1991 елдан соң туризм башка юнәлеш ала: туристлар санаторийларга караганда өстенлекне комда, диңгез ярында ял итүгә, актив ялга бирә башлый.
Кырымда бик күп ял йортлары, санаторийлар, лагерлар (мәсәлән, Артек) урнашкан. Иң популяр ял урыннары — Ялта һәм Алушта, Судак, Акъяр , Кизләү. Акъяр, төрле сугышлар күргән кала буларак, иң популяр урын булып санала.
Сәяси системасы
Кырым АРның хакимият органнары булып, элегрәк «Кырым Автономияле Республикасының Югары Радасы» дип атала, Кырым Автономияле Республикасының Югары Советы вәкиллекле органы[11] һәм хөкүмәт — Кырым Автономияле Республикасының министрлар Советы тора. Республикада Президент посты юк, Премьер-министр Кырым Автономияле Республикасының Югары Советы һәм Украина Президенты тарафыннан билгеләнеп куела.
Кырым Автономияле Республикасы Конституциясе 1998 елның 21 октябрендә кабул итә, 1999 елның 11 гыйнварында көчкә керә.
2010 елның мартыннан Кырым Республикасы премьер-министры булып Василий Джарты куела[12][13].
2010 елның 17 мартыннан алып Кырым Автономияле Республикасы Югары Советы рәисе булып Владимир Константинов тора[14].
Административ — территорияль бүленеше
- Төп мәкалә: Кырым административ бүленеше
Кырым Республикасы 25 административ-территориаль бүленештән тора: авыл халкы өстенлек иткән 14 район һәм шәһәрләргә буйсынган 11 территория.