Олег Газманов
Олег Михаил улы Газманов (рус. Газманов Олег Михайлович; 22 июль 1951, Гусев (шәһәр), Калининград өлкәсе) — совет һәм рус эстрада җырчысы, композитор, шагыйрь, продюсер, режиссер. Россия Федерациясенең атказанган (1995) һәм халык (2002) артисты. Техник фәннәр кандидаты.
Тәрҗемәи хәле
1951 елның 22 июлендә Калининград өлкәсе Гусев шәһәрендә туа. Әтисе — һөнәри хәрби, майор Михаил Семен улы Газманов, милләте — татар. Әнисе — Зинаида Абрам кызы (1920-2006), хәрби госпиталь табиб-кардиологы, милләте — яһүд[1].
Калининград шәһәренең 8 нче урта мәктәбен, «суыткыч һәм компрессор машиналар һәм җайланмалар» белгечлеге буенча Калининград югары инженер диңгез училищесын (рус. КВИМУ) (1973), «гитара» сыйныфы буенча Калининград музыка училищесын (1981) тәмамлый.
Калининград югары инженер диңгез училищесын (КВИМУ) тәмамлагач, әлеге уку йортында укыта.
Музыка училищесын тәмамлагач, «Калининград» ресторанында, «Атлантик» һәм «Виза», соңрак «Синяя птица», «Галактика» ансамбльләрендә җырлый. 1998 елда үзенең «Эскадрон» ансамблен оештыра.
Иҗаты
Беренче башкарган җыры — «Ак кар» (Белый снег) (1969).
Композитор буларак дан-шөһрәтне Олег Газмановка улы Родион башкаруындагы «Люси» җыры (1988) китерә. Әлеге җыр Cовет Социалистик Республикалар Беpлеге, соңыннан Россия Федерациясе эстрадасында заманча балалар популяр музыкасы юнәлеше башлануга юл ача. Олег Газманов язган җырларны Валерий Леонтьев, Маша Распутина, кече Владимир Пресняков һ.б. үз репертуарына ала.
Ялгыз җырчы буларак, карьерасы 1989 елда «Эскадрон» җыры белән башлана. Әлеге җыр һәм аннан соң язган биш җыры белән хит-парадларның беренче өчлегенә керә.
1992 елда Монте-Карлога The World Music Awards еллык тантанасына Best selling russian artist of the year (Елның иң яхшы сатылучы россияле иҗатчысы) буларак чакырыла. «Эскадрон» альбомы Европа илләрендә һәм Канадада уңышлы сатыла.
1989 елдан башлап, «Ел җыры» (Песня года) телефестивалендә катнашып килә һәм лауреат исеме ала.
Олег Газмановның башкару стиле үзенчәлеге — халык фольклоры традицияләрен заманча поп- һәм рок-музыка белән бәйли белүдә [2].
7 мәртәбә «Овация» милли премиясе лауреаты була:
- 1992 — «Ел шлягеры» («Морячка» җыры белән), «Поп музыка солисты» номинацияләрендә.
- 1993-1994 — «Иң яхшы җыр язучы шагыйрь» номинациясендә.
- 1996-1997 — «Популяр музыкада ватандарлык юнәлешен үстергән өчен».
4 мәртәбә «Алтын граммофон» премиясенә лаек була (1996, 1999, 2003, 2010).
Дискография
|
Видеоклиплар
|
|
Тәнкыйть
Гаиләсе
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1995 — Россия Федерациясенең атказанган артисты;
- 2001 — Россия Федерациясе халык артисты;
- 2006 — Хөрмәт ордены (РФ);
- 2012 — IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены;
- 2013 — Калининград шәһәренең шәрәфле ватандашы ;
- 2013 — Сарытау шәһәренең шәрәфле ватандашы;
- 2024 — «Халыклар дуслыгы» ордены[4].
- 2025 — «Дуслык» ордены (Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек, шулай ук мәдәният һәм сәнгатьне үстерүдәге казанышлары өчен)[5].
Сылтамалар
- О. Газмановның шәхси сайты 2013 елның 24 гыйнвар көнендә архивланган.
- О. Газманов «Чикләрсез татарлар» сайтында
Искәрмәләр
- ↑ Калининград яһүд оешмасы, archived from the original on 2015-02-06, retrieved 2016-03-05
- ↑ Знаменитости
- ↑ Шевчук Газманов турында «Знаменитости» сайтында
- ↑ Популярного российского исполнителя в Башкирии удостоили ордена Дружбы народов
- ↑ Глава Татарстана вручил Олегу Газманову орден "Дуслык" (рус.). tass.ru (1 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2025.{{V|2|6|2025}