Тәлгать Абдуллин

Тәлгать Мидхәт улы Абдуллин (рус. Талгат Мидхатович Абдуллин; 22 август 1951, Мәргылан, Фәрганә вилаяте, Үзбәкстан ССР, СССР) — совет һәм Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, икътисадчы. Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы. «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры (1997–2018), «Связьинвестнефтехим»  [рус.] АҖ генераль директорының төзелеш секторы мәсьәләләре буенча урынбасары (2018 елдан).

Тормыш юлы

Тәлгать Абдуллин 1951 елның 22 августында Үзбәкстан ССРның Мәргылан шәһәрендә туа.

1974 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. Диплом алганнан соң, Казанда ССРБ Стройбанкының Татарстан республика конторасында союз, союз-республика министрлыклары һәм ведомстволарын финанслау һәм кредитлау бүлегендә кредит инспекторы булып эшли башлый (1974–1975). 1975–1977 елларда шул ук контораның подряд оешмаларын финанслау һәм кредитлау бүлеге башлыгы вазифасын башкара. 1977–1978 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә[1].

1978–1981 елларда Казанда ССРБ Стройбанкының Татконторасы баш ревизоры булып эшли. 1981 елда ССРБ Стройбанкының Чаллы бүлеге идарәчесе итеп билгеләнә, анда 1984 елга кадәр эшли[2].

1984–1988 елларда — Чаллы шәһәр халык депутатлары Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары. 1988–1990 елларда — Чаллы шәһәр советы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары һәм шәһәр план комиссиясе рәисе[3].

1990–1993 елларда «ЕлАЗ» җитештерү берләшмәсенең икътисад һәм планлаштыру буенча генераль директор урынбасары була. 1993–1997 елларда Казанда «Ак Барс» банкы идарәсе рәисе вазифасын башкара. Шул ук вакытта 1996–1997 елларда «Ак Барс» хоккей клубының беренче президенты була.

1997 елда «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры итеп билгеләнә һәм бу вазифаны 2018 елга кадәр башкара[4][5].

2018 елдан «Связьинвестнефтехим» АҖ генераль директорының төзелеш секторы мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшли[6].

2026 ел башына «Омара» агрофирмасының генераль директоры булып тора[7].

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге

Тәлгать Абдуллин XII чакырылыш Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты итеп сайлана (1991–1995). Шулай ук I (1997–1999), III (2004–2009), IV (2009–2014) һәм V (2014–2019) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты була[8][9].

«Бердәм Россия» партиясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы була. Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетында, шулай ук бюджет, салымнар һәм финанслар комитетында эшли.

Гаиләсе

Өйләнгән.

Улы — Булат Абдуллин, «Домкор Строй» компаниясе директоры[10].

Абыйлары — Ринат Абдуллин, «Алтын Банк» идарәсе рәисе[11]; Шүәкәт Абдуллин, «Семиозерка» КФХ башлыгы[12].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы;
  • «Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медале (2003);
  • «Россиядә торак базарын үстерүдәге югары казанышлары өчен» медале (2004);
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2005);
  • Дуслык ордены (2013);
  • «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале (2019)[13];
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале.

Казанышлары

Талгат Абдуллин «Ак Барс» банкы төзелешендә катнаша[14].

1997 елдан Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән җитәкчелек итә. Ул эшләгән вакытта социаль ипотека программасы формалаша. Бу модель бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, предприятие эшчеләре, ятимнәр һәм башка категорияләр өчен торак төзүдә предприятиеләр акчаларын һәм банк финанславын җәлеп итүне күздә тота[15].

Тәнкыйть

Талгат Абдуллинның Дәүләт торак фонды башкарма директоры вазифасындагы эшчәнлеге тәнкыйтькә дучар ителә. Кайбер социаль ипотека йортлары, шул исәптән Казандагы Академик Глушко урамындагы йорт, җитешсезлекләр белән тапшырыла[16].

2016 елда аның инициативасы белән подрядчиклар өчен материалларны махсус биржа аша сатып алу системасы кертелә. Биржада сатучылар саны аз булу сәбәпле, төзелеш сроклары бозыла, нәтиҗәдә социаль ипотека программасында катнашучылар пикетларга чыга[17][18]. Соңрак әлеге система гамәлдән чыгарыла[19], объектлар кулланылышка тапшырыла[20].

Искәрмәләр

  1. Абдуллин Талгат Мидхатович заместитель генерального директора по вопросам строительного сектора АО «Связьинвестнефтехим». БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
  2. 65 лет исполняется депутату Госсовета РТ Талгату Абдуллину. Татар-информ (22 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
  3. Абдуллин Талгат Мидхатович – краткая справка, контакты, биография, фото и новости. Реальное время (10 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
  4. Премьер-министр Республики Татарстан Алексей Песошин представил нового руководителя Государственного жилищного фонда при Президенте РТ. Официальный портал Республики Татарстан (12 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
  5. Об освобождении Абдуллина Т.М. от должности исполнительного директора некоммерческой организации «Государственный жилищный фонд при Президенте Республики Татарстан». Официальный портал Республики Татарстан (12 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
  6. Макарова Дарья. Экс-глава Госжилфонда Талгат Абдуллин займет должность в «Связьинвестнефтехиме». Коммерсантъ (15 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
  7. ООО Агрофирма «Омара». Хартия АПК. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
  8. Депутаты Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва (2014-2019 гг.). Государственный Совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
  9. Афанасьев Сергей. «Были бы в армии, рекомендовал бы поставить Талгата Абдуллина минимум командиром дивизии». Реальное время (14 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
  10. Директором строительной компании «Домкор Строй» назначен сын Талгата Абдуллина. БИЗНЕС Online (7 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
  11. Абдуллин Ринат Медхатович председатель правления ООО «АлтынБанк». БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
  12. Земли, поросшие быльем: у Абдуллиных отбирают 7% Мамадышского района. БИЗНЕС Online (30 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
  13. Абдуллина Талгата Мидхатовича наградили медалью «100 лет образования ТАССР». Алтын Банк (23 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
  14. Портрет на фоне эпохи. Про Татарстан (20 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
  15. Сруров Булат. Талгат Абдуллин: «Мы нашли нормальную форму взаимоотношений между бизнесом, властью и населением». Татар-информ (30 гыйнвар 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
  16. Афанасьев Сергей, Зарипова Гуландам, Саримова Лина. Соципотека на Глушко пошла по швам. Реальное время (14 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
  17. Зарипова Гуландам. Как «биржевые игры» Талгата Абдуллина заморозили стройки в нефтяной и судостроительной столицах Татарстана. Реальное время (20 сентябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
  18. Чем запомнился Талгат Абдуллин? Аргументы и факты — Казань (12 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
  19. Талгат Абдуллин о ПСО «Казань»: «Как их обвинять? Желание есть – ну не умеют пока!» БИЗНЕС Online (17 гыйнвар 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
  20. Госжилфонд заселил последний дом в 12-м квартале «Салават Купере». РБК Татарстан (28 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.