Николай Сокольский
Николай Сокольский | |
---|---|
![]() | |
Туу датасы: | 22 март 1900 |
Туу җире: | Цивильск, Казан губернасы |
Үлем датасы: | 5 декабрь 1970 (70 яшь) |
Үлем җире: | Казан |
Ил: |
![]() ![]() |
Жанр: | рәссам-график, нәкышьче |
Эслүб: | графика |
Николай Михайлович Сокольский (1900, Казан губернасы, Цивильск шәһәре – 1970, Казан) — рәссам-график, нәкышьче, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1944). Инкыйлаби Россия рәссамнары берлегенең Татарстан бүлеге (ТатАХРР) әгъзасы (1925), СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1936).
Әсәрләре Мәскәүдәге Иң яңа Россия тарихы музеенда (элекке Революция музее), ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.
Тәрҗемәи хәле
1900 елның 22 мартында Казан губернасы Цивильск шәһәрендә туа.
1923 елда Казан архитектура-техника институтының графика бүлеген тәмамлый, Кызыл Армиядә хезмәт иткән вакытында укуы өзелеп тора (1919–1922). Диплом эше – «Казань. Гравюры на линолеуме» альбомы (1923) — Казан, Мәскәү, Ленинград сәнгать белгечләре тарафыннан югары бәяләнә.
Әлеге институтның график остаханәсен җитәкли (1923–1925). «Красная Татария» газетасы (1925–1946), «Чаян», «Азат хатын», «Атака» кебек журналлары белән хезмәттәшлек итә (1920–1930 еллар).
Рәссамнар берлеген (1936), «Окна сатиры»ны (1941) оештыручыларның берсе, аларда әгъза булып тора.
«Всадник» (1923), АХРРның Татарстан бүлеге (1925) иҗат берләшмәләре әгъзасы.
1970 елның 5 декабрендә вафат була, Казан шәһәрендә җирләнгән.
Иҗаты
Иҗат юлын график буларак, эстамплар, китап һәм журнал иллюстрацияләре, плакатлар авторы, полиграфия продукциясен (тышлык эскизлары, титул битләре, исемнәр һәм башкалар) бизәүче буларак башлый. «Всадник» коллективының матбугат басмалары чыгару традицияләрен дәвам итә.
«Казан» төсле линогравюралар альбомы (1923), «Шәһәр пейзажы» линогравюрасы (1923), «Асфальтчылар» литографияләре һәм офортлары (1925), «Заводта тәнәфес» офорты (якынча 1925 ел); тушь һәм карандаш техникасында портрет, тарихи, көнкүреш һәм агитация жанрларында станок һәм газета рәсемнәре — республикадагы агымдагы вакыйгаларны чагылдырган репортаж характерындагы рәсемнәр; юлбашчылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм язучылар: В.И. Ленин (1932, 1950), С.М. Киров, М.И. Калинин (икесе дә – 1936), А.С. Пушкин (1937, 1949), М. Горький (1951) портретлары авторы.
Китап графикасында Н.М. Сокольский Татгосиздат басмаларына: И. Бабель (1920 еллар), М. Горький (1940 еллар) хикәяләренә, А. Львовның «Көлке дә, гөнаһ та» («И смех, и грех») (1927) брошюрасына иллюстрацияләр иҗат итә.
Рәссам иҗатында 1920 еллар агитациясе («Бөтендөнья хезмәт ияләре 1 Майда капиталга каршы бердәм фронт төзиләр», якынча 1923 ел); «Куып җитәргә һәм узып китәргә» (1929) һәм Татгосиздатта басылган сугыш вакыты плакатлары («Канга кан! Үлемгә үлем!» (1941); «Җиңү фондына» (1944); «Берлинга!» (1945), «Окна сатиры»да трафарет техникасында кулдан чыгарылган плакатлары («Фрицның ике ялы», «Җиңү хакына барысын да бир!», «Иген үстерү», «Бүгеннән һәм мәңгегә җиребез азат», барысы да – 1941–1945) аерым урын алып тора. Н.М.Сокольский графикасына сизгер, ачык тел, төсле эре таплар һәм ачык төгәл сызыклар хас.
Станоклы рәсем сәнгате идеясенең пафослылыгы белән аерылып тора: Ленин тематикасы, хезмәт темасы, тарихи-инкыйлаби картиналар, пейзажлар, натюрмортлар – «Яз» (1929), «Төзелештә» (1930), «Красный металлист» заводының механика цехы» (1930–1934), «Кырдан соңгы олаулар» (1933), «Төнге ашлык суктыру», «В.И.Ленин 1919 елда митингта» (икесе дә – 1934), «В.И.Ленин – гимназист» (1939), «Казанда 1945 елның 9 мае – Җиңү көне» (1945–1946), «Тукайның соңгы язы» (1947), «Татарстанның нефть ятмаларында» (1957), «Баранкалар белән натюрморт» (1967), «Колхоз кыры» (1969), «Икмәк» (1970).
Күргәзмәләре
ТатАХРР (1925 елдан), төбәк – «Зур Идел» (Волгоград, 1967; Ульяновск, 1969), Бөтенроссия – 6 автономияле республика (Казан, 1947), РСФСР рәссамнары (Мәскәү, 1949), Бөтенсоюз нәкышь, скульптура, графика сәнгать күргәзмәләре (Мәскәү, 1946), халыкара – «Китап сәнгате» (Париж, 1931), «СССРның хәзерге заман сәнгате» (Сан-Франциско, Чикаго, Филадельфия, Нью-Йорк, барысы да – 1933) күргәзмәләрендә; Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы көннәрендә ТАССР рәссамнары күргәзмәсендә (Мәскәү, 1957) һәм башкаларда катнаша.
Казанда шәхси күргәзмәләре 1934 (В.А.Родионов белән берлектә), 1943, 1965 (В.К.Тимофеев белән берлектә), 1966 елда (В.И.Куделькин белән берлектә) уздырыла.
2010 елның 30 сентябрендә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Николай Михайлович Сокольскийның 110 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.
Дәүләт бүләкләре һәм исемнәре
- «Почет билгесе» ордены, медальләр.
- ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1944).
Чыганаклар
- Сокольский Николай Михайлович // www.tatarica.org (мөрәҗәгать итү датасы: 7.3.2025).
- Сокольский Николай Михайлович (1900-1970 // www.tramvaiiskusstv.ru (мөрәҗәгать итү датасы: 7.3.2025).
- Выставка, посвященная 110-летию со дня рождения Н.М.Сокольского // www.art16.ru (мөрәҗәгать итү датасы: 7.3.2025).
Әдәбият
- Н.М.Сокольский и В.А.Родионов. Казань: Издание Центрального музея АТССР и газеты «Красная Татария», 1934.
- Червонная С.М. Художники Советской Татарии: (Мастера изобразит. искусства Союза художников ТАССР). - Казань : Татар. кн. изд-во, 1984.