Лилия Хәмитова
Тормыш юлы
1970 елның 2 августында Арча эшчеләр бистәсендә туа.
Арча педагогика көллиятен тәмамлый. Ике ел Шәмәрдән мәктәбендә, аннан Яңа Кенәр мәктәбендә укытучы булып эшли, соңрак хезмәтен Арча балалар бакчасында тәрбияче вазифасында дәвам итә.
Арча мәдәният йортында җырлый. 4 ел дәвамында, читтән торып,Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хор-дирижер бүлеген тәмамлый[2].
Иҗаты
1999 елда шагыйрь Илсур Хөснетдинов Лилияне Оскар Усманов белән таныштыра, шул ук елда Роберт Миңнуллин сүзләренә һәм Оскар Усманов музыкасына язылган «Буран дулый» җыры белән халык күңелен яулый. «Барс-медиа» белән контракт төзи.
2000 елда «Татар җыры» фестивалендә «Ялгышканмын» җыры белән беренче «Алтын барсын» ала. Шушы ук бәйгедә 2001 елда «Мәхәббәт шушыдыр» җыры белән, ә 2002 елда «Хәерле юл тели һәйкәлләр» җыры белән лауреат исеменә лаек була.
«Буран дулый» һәм «Мәхәббәт шушыдыр» җырлары татар милли эстрадасында хитка әйләнә, җырчыга зур популярлык китерә. Шуннан соң Хәмитова Искәндәр Биктаһиров белән гастрольләргә чыга.
2009 елның гыйнвар аенда Эльвира Хәйруллина белән «Ике йолдыз» концерт программасын тәкъдим итә. Беренче концертлары Нурлатта уза[3].
Берникадәр сәхнәдән югалып торганнан соң, 2019 елның 16 сентябреннән 30 октябренә кадәр — башка артислар белән «Йолдызлы хит парад» концерт турында катнаша. Барда, Лысьва, Михайловск, Туймазы, Чакмагыш, Бүздәк, Кандра, Шаран, Дүртөйли, Ярмәкәй, Мамадыш, Лаеш һәм башка шәһәр-авылларда чыгыш ясый. Шул ук елның ноябрь аенда Уфада, Стәрлетамакта, Пермьдә, Нефтекама һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә концертлар бирә. 2021 елның апрелендә «Йолдызлы хит-парад» концерты кысаларында Башкортстан, Пермь, Свердловск якларында гастрольләрдә була.
2021 елда «Яшьлектә калыйк әле» һәм «Күңелгә җыр кирәк» җырларын яздыра.
2023 ел башында Руслан Трапезников белән «Буран дулый» җырына коллаборация эшлиләр һәм клип төшерәләр. Җырның яңа версиясе 2023 елның 23 февралендә барлык музыкаль мәйданчыкларда чыга[4]. Шулай ук уртак «Исеңдә калдыр!», «Хыяллар» җырларын яздыралар[5].
2023 елның 13 октябрендә Лилия Хәмитова, Винарис Ильегет, Чулпан Йосыпова, Рәсим Низамов, Филүс Каһиров, Эльвира Хамматова «Алты почмаклы йолдыз» концерт программасын тәкъдим итәләр. Җырчы сәхнәдә чыгыш ясавын дәвам итә, башка татар җырчылары белән берлектә концертларда җырлый[6].
Дискография
- «Мәхәббәт шушыдыр» (2000);
- «Сынатмасын йөрәгем» (2002);
- «Күз тимәсен» (2006);
- «Күз тимәсен сөю хисенә».
«Барс-медиа» студиясендә «Ашытбаш җыры», «Ялгышканмын», «Хәерле юл тели һәйкәлләр», «Сынатмасын йөрәгем» җырларына клиплар төшерелгән.
Гаиләсе
Беренче ире — Миндар — Татарстанның Чирмешән районыннан, рәсми никахлары булмый, уртак уллары Әмирне 34 яшендә таба[7]. Икенче ире — җырчы Винарис Ильегет (Виталий Ефимович Блехер), православие динендә. Ул — Татарстанның атказанган артисты, җырчы, алып баручы, эшмәкәр, «Мәһирә» рестораны хуҗасы, Лилия Хәмитовадан 8 яшькә яшьрәк[6].
Туйларын 2023 елның 13 августында билгеләп үтәләр[8], бер елдан ситса туйлары була[9]. 2024 елның 15 сентябрендә Лилия Хәмитова Винарис Ильегет белән Казанда «Vin store» кием кибетен ача[6], шулай ук Винарисның Казанда берничә банкет залы эшли[2].
Әнисе — Кифая (2023 елда вафат), әтисе — Вагыйзь, кызы кечкенә вакытта автоһәлакәттә һәлак булган. Игез кыз туганы — Алия һәм ир туганы —Алик бар.
Искәрмәләр
- ↑ Хамитова Лилия Вагизовна (рус.). ayaris.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Лилия Хәмитова: «Улым: «Әнием, кайчан китәсең? Син ирең белән торырга тиеш», — ди» (рус.). Интертат (13 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Хәлим Әлимов. Эльвира һәм Лилия ни өчен бергә җырлый. matbugat.ru (24 гыйнвар 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Эльза газизова. Лилия Хәмитова Руслан Трапезников турында: Шушы яшемә җитеп, дөрестән дә, үземне хатын-кыз буларак хис иттем. matbugat.ru (20 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Лилия Хәмитова һәм Руслан Трапезников патриотик җыр яздырган – «Исеңдә калдыр». Интертат (18 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 3 Лилия Хамитова — биография певицы (рус.). kratkoebio.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Лилия Йосыпова. Лилия Хәмитова ире белән аралары өзелү турында әйтте. matbugat.ru (8 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Алинә Айдарова. Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова туе: мәҗлестә бәйрәм иткән артистларны яклау кыйссасы. Интертат (14 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
- ↑ Фатасы да бар: Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова ситса туйларын бик күңелле бәйрәм иткән. Интертат (14 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.