Клайпеда

Кла́йпеда (литв. Klaipėda , алман. Memel) — Литваның халык саны буенча өченче шәһәр, Клайпеда өязе һәм Клайпеда районының административ үзәге; Литваның иң эре порты.

География

Клайпеда Литваның көнбатышында, Балтыйк диңгезе ярында урнашкан.

Климат

  • Уртача еллык температура — +7,8 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 4,5 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 81%
Клайпеда климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 9,5 15,4 18,6 26,6 30,4 32,7 33,5 32,7 30,4 22,1 15,4 11,5 33,5
Уртача максимум, °C 0,9 0,9 4,1 10,1 15,7 18,3 21,3 21,4 17,0 11,7 5,9 2,4 10,8
Уртача температура, °C −1,2 −1,3 1,3 6,1 11,3 14,5 17,8 17,7 13,6 9,0 3,9 0,4 7,8
Уртача минимум, °C −3,4 −3,6 −1,1 2,8 7,4 11,2 14,3 14,4 10,3 6,3 1,6 −1,6 4,9
Абсолют минимум, °C −32 −33,4 −22,8 −12,8 −5,2 −2,8 5,2 2,9 −3,3 −7,5 −14,6 −24,1 −33,4
Явым-төшем нормасы, мм 792
Чыганак: Погода и климат

Тарих

Клайпеда 1252 елда Ливония ордены рыцарьлары тарафыннан Мемель исеме астында нигезлнгән. 1384 елда Тевтон ордены составына күчкән.

15251618 елларда — Пруссия һерцоглыгы, 1618—1629 елларда Бранденбург-Пруссия, 1629—35 елларда — Швеция, 1701 елданПруссия корольлеге составында булган.

1871 елдан барлыкка килгән Алман империясенең иң төньяк шәһәре булып тораган.

Версаль килешүе буенча, 1919 елда Клайпеда Антанта протектораты астында кала. 1923 елда Литва тарафыннан басып алына. 1939 елда Өченче рейх Литвага Клайпеданы кайтару таләбе белән ультиматум куйган; Литва шул ультиматумны кабул итәргә мәҗбүр булган.

1945 елның 28 гыйнварында Кызыл Армия тарафыннан алына; шәһәр ССРБның Литва ССРы составына кертелә.

Халык

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2001[6] 2011[7]
89 923 140 012 175 834 204 248 192 954 162 360

Милли состав (2011): литвалылар — 73,9%, руслар — 19,6%, украиннар — 1,9%, белоруслар — 1,7%.

Галерея

Тема буенча өстәмә