Ибраһим Газизуллин

Ибраһим Газизуллин (Ибраһим Галим улы Газизуллин, рус. Ибрагим Галимович Газизуллин (Газизулин)) – Советлар Союзы Герое (1944), өлкән лейтенант.

Тәрҗемәи хәле

1919 елның 3 июнендә Чиләбе шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Татар. Әнисе – Фатиха Газизуллина Кукмара районыннан.[1] Чиләбе шәһәренең 58- санлы мәктәбенең 7 сыйныфын, аннары Чиләбе трактор заводы каршындагы ФЗӨ (фабрика-завод өйрәнчекләре) мәктәбен тәмамлаган. Слесарь булып эшләгән. Эштән буш вакытта аэроклубка йөри. 1939 елда Чиләбе шәһәренең Ленин районы хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырыла. 1940 елда Молотов (хәзерге Пермь) шәһәрендә очучыларның хәрби һава мәктәбен тәмамлый.[2]

Бөек Ватан сугышында

1943 елның 25 гыйнвареннан хәрәкәттәге армиядә. Калинин, Воронеж, Дала (1943 елның 20 октябреннән II Украина фронты) фронтларында хәрәкәт итә. 5- һава гаскәренең 1- Кировоград гвардия авиакорпусының 292- (1944 елның 5 февраленнән 9- гвардия) һөҗүм итүче һава дивизиясенең 667- (1944 елның 5 февраленнән 141- гвардия) авиаполкында 2- эскадрилья командиры урынбасары (соңрак командиры) була.

Батырлыгы

1944 елның 12 гыйнварена Ил-2 очкычында дошман өстенә 90 тапкыр очыш ясап, күп санда транспорт чарасы, гаскәр, хәрби техниканы юкка чыгара. 32 танк, 105 автомашина, 12 зенит-туп батареясын тар-мар итә, 3 ягулык складын, 4 корал складын, 10 ягулык цистернасын яндыра, 450 дошман гаскәриен сафтан чыгара. 16 очышта дошманның 7 очкычын бәреп төшерә. 1944 елның 1 июл указы нигезендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Үлеме

Ләкин батырга бүләкне алырга насыйп булмый. 1944 елның 30 маенда, Румыниянең Яссы шәһәреннән 10 чакрым ераклыкта, очучы И. Газизуллин һәм укчы Василий Журавлевның очкычы зенит утына эләгеп, һавада яна.[3]

Хәтер

  • Чиләбе шәһәрендә урамга, 58- мәктәпкә, Чиләбе трамваена исеме бирелгән.
  • Кукмара эшчеләр бистәсендә урамга исеме бирелгән.[4]
  • Чиләбе мәдәният һәм сәнгать академиясе (элекке 58- мәктәп) бинасына ядегәрлек такта беркетелгән.
  • 58- мәктәп каршында һәйкәл (стела) урнаштырылган (13.09.1988).[5]
  • 1-Һөнәри училище (элекке ФЗӨ мәктәбе) бинасында барельефы урнаштырылган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

  1. Кислицын А.С. За землю родную. Чиләбе, 1967;
  2. Герои Советского Союза — наши земляки. Казан, 1982.
  3. Батырлар китабы — Книга Героев. Казан, 2000.
  4. Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. Т.1. Мәскәү, 1987.
  5. Донченко С. Флагман штурмовой авиации. Киев: Политиздат Украины, 1988.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр