Илфат Әскәров

Илфат Мансур улы Әскәров (рус. Илфат Мансурович Аскаров; 12 август 1973, Саба районы, Татарстан АССР) — Россия театр артисты, Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актеры, Татарстанның атказанган (2012) һәм халык артисты (2025)[1].

Тәрҗемәи хәле

Файл:И.М.Әскәров 1.jpg
И. Әскәров — Дәрвиш.
«Ай тотылган төндә»
М. Кәрим

1973 елның 12 августында Татарстан АССР Саба районы Олы Кибәче авылында туган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (1995-2002 елларда академия, 2002—2015 елларда университет, 2015 елдан институт) театр факультетын тәмамлаган (1996), Эльмира Хамматовада дикторлыкка укыган. Татар телевидениесендә «Чулпан» программасын алып барган.

Чаллы театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимовның чакыруы буенча Яр Чаллыга күчеп килә. Чаллы театрының әйдәүче актерларының берсенә әверелә. Чаллы телевидениесендә эшли, балалар өчен «Мияубәк һәм Чичиетта» тапшыруын әзерләп алып бара.

Театрда эшләү белән бергә, җырчылар белән РФ шәһәрләренә гастрольләргә йөри: Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Закир Шаһбан, Равил Галиев, Резедә Шәрәфиева, Руслан Кираметдинов, Ильмира Нәгыймова, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова һ. б. белән эшли.

Иҗаты

Авыл тормышыннан алынган каһарманнарны уйный, шулай ук сәер кешеләр образлары тудыра.

Башкарган рольләренең кайберләре

Чаллы театрында:

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаилә хәле

Хатыны Чулпан Казанлы (Садыйкова), Чаллы татар драма театры актрисасы, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты (2007), Татарстанның атказанган артисты.

уллары Аяз.

Әдәбият

  1. Илфат Әскәров: «Әлфия Авзалова үзенең шәлен биреп кенә исән калдым». «Акчарлак», 2018 ел, 15 ноябрь.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. О присвоении почетного звания «Народный артист Республики Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (22 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2026.
  2. Ильфат Аскаров — заслуженный артист Татарстана.(үле сылтама) Сайт Набережночелнинского татдрамтеатра