Резидә Шәрәфиева


Резидә Дамир кызы Шәрәфиева (10 гыйнвар 1966, Наратлы Кичү, Татарстан АССР19 июль 2025) — татар эстрада җырчысы. Казан шәһәр филармониясе солисты (2001 елдан). Татарстанның халык артисты (2016).

Тәрҗемәи хәле

Резидә Шәрәфиева 1966 елның 10 гыйнварында Татарстан АССРының Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында туа. Әтисе — Дамир, әнисе — Рәйхана. Гаиләдә дүрт бала үсәләр: ике кыз, ике малай. Сеңлесе — Дилбәр, энекәшләре — Илһам, Илдар. Беренче тапкыр 7 нче сыйныфта укыганда авыл мәдәният йортында җырлый. Туган авылында сигезенче сыйныфны тәмамлап, «башлангыч сыйныф укытучысы» белгечлеге буенча Минзәлә педагогика училищесына укырга керә. Бер ел Минзәлә районы Кадрәк урта мәктәбе интернатында тәрбияче булып эшли. Казанда 16 нчы санлы һөнәр училищесында ике ел рәссам-бизәүче һөнәре серләренә төшенгәч, бер елдан артык «Хатын-кызлар өчен товарлар» кибетендә эшли, витриналар бизи. Яр Чаллыда «Кыйбла» клубына йөреп, җырчылар белән таныша. Ринат Гобәйдуллин җитәкчелегендәге «Сердәш» ансамблендә җырлый[2]. Милли мәдәни үзәктә эшли. 2001 елдан бирле Казан шәһәр филармониясендә хезмәт куя. 2003 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетын тәмамлый.

Җырчы 2025 елның 19 июлендә, озакка сузылган каты авырудан соң, вафат була[3]. Туган авылында җирләнгән[4].

Иҗаты

Резидә Шәрәфиева — бәрхет альт тавышка, якты, үзенчәлекле тышкы кыяфәткә ия, сәхнәдә үз стилен булдырган җырчы. Аның күп кенә сәхнә костюмнары үз эскизлары буенча тегелгән.

Җырчы 2001—2019 елларда 17 аудиоальбом һәм 7 видеоклип чыгара. Ринат Гобәйдуллин, Фирзәр Мортазин, Зөфәр Хәйретдинов җырларын, Риваль Хисмәтуллин белән шагыйрә Айгөл Вәлиуллина иҗат иткән җырларны, Айдар Тимербаевның Айдар Минһаҗев сүзләренә язылган җырларын башкара[5].

2007 елда «Сөю көтә йөрәк» фильмында баш рольне уйный. Яр Чаллыда «Хыял» эстрада ансамбле оештырып, 20 ел дәвамында Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев белән чыгыш ясый[6].

2019—2020 елгы концерт сезонына яшь җырчы Рафаэль Якупов белән «Кем кемне?» исемле концерт программасы әзерли.

Башкарган җырлары: «Мәк чәчәге», «Җырлама син», «Ярат кына», «Сөлчәбашым», «Бергә булыйк», «Сагыш», «Мәхәббәт җыры», «Рәхмәт сиңа», «Якынымның туган көне», «Гомер чишмәм», «Тормыш көймәсе», «Әнкәй янына кайттым», «Танго», «Уртак итмәде», «Бер тутырып карадым», «Гомер чишмәм», «Ялгыз йорт», «Тәгәрәп лә китте йомгагым», «Өзмә өметем», «Сиреньнәр», «Синсез», «Көндәшем» һәм башкалар.

Гаиләсе

Беренче ире (1991—1998 елларда) керәшен егете, Чаллыда яши.

Икенче ире — Фәнис, эшмәкәр. Кызы — Зөләйха (2006)[7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
  2. Равил Сабиров. Другая жизнь Резеды Шарафиевой. «Челнинские известия», 11.03.2011 [рус.]
  3. Татарстанның халык артисткасы Резеда Шәрәфиева вафат. Татар-информ. tatar-inform.tatar (19 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.
  4. Камилә Билалова. «Резидә ахыргы көнгә кадәр бу чиргә ышанмады, шулхәтле көрәште». Интертат. intertat.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2025.
  5. Гөлинә Гыймадова. Резедә Шәрәфиеваның кызы татарча беләме? tatar-today.ru, 10.01.2018
  6. Адель Ахметзянов. Резеда Шарафиева: «До популярности мне приходилось слышать: “Ревет как бык”» (рус.). Татар-информ. www.tatar-inform.ru (3 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.
  7. Габдерәхим. Резеда Шәрәфиева: «Ул бик озак миңа карамады» (рус.). «Акчарлак» (гыйнвар 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.
  8. Резидә Шәрәфиева «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде (рус.). «Шәһри Казан» (27 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.

Әдәбият

  1. Резидә Шәрәфиева: «Мәхәббәтсез гомер — яшәү түгел ул». «Сөембикә».
  2. Лилия Йосыпова. Резидә Шәрәфиева: «Мин — бик юмарт кеше». «Ирек мәйданы», 8-9нчы бит.

Тема буенча өстәмә