Константин Калинин (полковник)

Константин Калинин, Константин Михаил улы Калинин (рус. Константин Михайлович Калинин) ― Федераль сак хезмәте полковнигы [2], «Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк» автономияле коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе (2020 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1991 елда Югары хәрби команда элемтә училищесын (2004 елдан Россия Федерациясе Федераль сак хезмәте академиясе [3]) һәм 2001 елда Санкт-Петербург Хәрби элемтә университетын (2004 елдан С. М. Буденный исемендәге хәрби элемтә академиясе) тәмамлаган.

1991-2005 елларда – Россия Федерациясе Президенты каршындагы хөкүмәт элемтәсе һәм мәгълүмат федераль агентлыгында (ФАПСИ),

2005 елдан 2019 елга кадәр – Россия Федерациясе Федераль сак хезмәтендә  [рус.] (ФСО) төрле вазыйфалар башкара: ФСО Саклау чараларын планлаштыру һәм оештыру идарәсе башлыгы урынбасары. Аерым алганда, «Россия – спорт державасы» Халыкара спорт форумын әзерләү һәм үткәрү белән шөгыльләнгән. Красноярскида 2019 елгы Универсиадага  [ингл.] әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетында эшләгән.

2020 елның 24 гыйнварында «Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк» автономияле коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе вазыйфасына билгеләнә [4][5]. «Аналитик үзәк» АКБО ― РФ Министрлар Кабинетын экспертиза белән тәэмин итүче ведомство (Россия икътисадының, сәнәгатьнең, цифрлы үсешнең торышы, законнарның йогынтысы һ. б. турында докладлар һәм аналитика әзерли).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Сылтамалар

Искәрмәләр