Тимур Ногманов

Тимур Дмитрий улы Ногманов (рус. Нагуманов Тимур Дмитриевич; 23 февраль 1983, Казан) — дәүләт эшлеклесе. Чүпрәле муниципаль районы башлыгы (2007—2013), Әлмәт муниципаль районы башлыгы (2019—2024). Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе (2024-2025)[1]. Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы (2025 елдан).

Тәрҗемәи хәле

Тимур Ногманов 1983 елның 23 февралендә Казанда туа. Әтисе — Дмитрий Ногманов — Татарстан Республикасы финанс министры[2]. 2006 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый.

2000 елның беренче яртысында, студент чагында, «Остин» ҖЧҖ коммерция директоры (2002—2004), «Буа шикәр заводы» ААҖнең финанс бүлеге начальнигы (2004), Буа районының «Новые сахарные технологии» ҖЧҖ генераль директоры (2004—2006) була. 2006 елда Чүпрәле муниципаль районының «Борындык элеваторы» ААҖ генераль директоры булып эшли.

2007 елның июлендә, 24 яшендә Тимур Ногманов Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә. 2007 елның августыннан декабрь аена кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе[3]. 2007 ел ахырында Чүпрәле муниципаль районы башлыгы итеп сайлана. 2013 елның гыйнварыннан 2019 елның 24 июненә кадәр — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил.

2019 елның июнендә Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә[4]. 2019 елның 4 июленнән — Татарстан Республикасы Эшкуарлык советы секретаре. 2019 елның 16 сентябрендә Шәһәр Советы утырышында Тимур Ногмановны Әлмәт районы башлыгы итеп сайлыйлар[5].

2024 елның 15 ноябреннән 2025 елга кадәр Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе вазифасын башкара[6].

2025 елның сентябреннән — Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органы вәкиле[7].

Шәхси тормышы

Өйләнгән, ике баласы бар[8].

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Нагуманову предложили работать помощником раиса РТ – он покинул пост мэра Альметьевска (рус.) (15 ноябрь 2024).
  2. Who is Mr Нагуманов?
  3. Руководителем исполкома Дрожжановского муниципального района стал Тимур Нагуманов 2021 елның 12 апрель көнендә архивланган.
  4. Тимур Нагуманов назначен и. о. руководителя исполкома Альметьевска
  5. Тимура Нагуманова избрали главой Альметьевского района Татарстана
  6. Экс-глава Альметьевского района Тимур Нагуманов назначен помощником раиса Татарстана. m.realnoevremya.ru (15 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2025.
  7. Тимур Нагуманов — Татцентр.ру. 2 октябрь 2025 тикшерелде.
  8. Справочник персоналий. tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2025.
  9. Нагуманов Тимур Дмитриевич | биография и последние новости (рус.). ФедералПресс. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2025.
  10. Тимур Нагуманов биография (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2025.
  11. Нагуманов, Тимур Дмитриевич. 2 октябрь 2025 тикшерелде.