Тимур Саматов (1992)

Тимур Саматов, Тимур Илгиз улы Саматов (1992 елның 4 апреле, РФ, ТР, Казан) – дәүләт эшлеклесе, Луганск Халык Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры (2022 елдан), Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары (2016-2022 елларда), икътисад фәннәре кандидаты[1].

Тәрҗемәи хәле

1992 елның 4 апрелендә Казанда туа. Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетын «сәүдә сәясәте һәм халыкара сәүдә» белгечлеге буенча тәмамлый (2015). Икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый.

Хезмәт юлы

2013-2016 елларда – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы авиация сәнәгате департаментының хәрби-техник һәм халыкара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты.

2016 елда – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының авиация сәнәгате департаментының хәрби-техник һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге баш белгеч-эксперты.

2016-2022 елларда – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары[2].

2022 елның августыннан – Луганск Халык Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры[3][4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2019 – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы;
  • 2020 – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы;
  • 2020 – Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте;
  • 2022 – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте [2];
  • 2022«Фидакарь хезмәт өчен» медалесоциаль-икътисади үсешкә һәм нәтиҗәле хезмәткә зур өлеш керткәне өчен[5].

Сылтамалар